17:28 Ел укытучысы - 2015 | |
2014 нче елда старт алган "Ел укытучысы -2015" конкурсы быел мине дә читләтеп узмады.Февралҗ -март айларында районыбыз укытучылары зона һәм муниципаль турларда кцч сынаштылар. Һәр укытучының чыгышы үзенчәлекле иде. Мин Петровка зонасында чыгыш ясадым. Укытучылар һәм укучылар безне бик матур каршылап, кунак итеп озаттылар. Рәхмәт аларга! 17 нче март көнне без - муниципаль тур җиңүчеләре - Кифая Загирова, Ришат Калимуллин, Элмира Рамазанова, Гөлчәчәк Курбиева, Лиза Ахатовна - республиканың Түбән Кама шәһәрендә узган зона турында тагын бер кат педагогик осталыгыбызны сынап, бик матур чыгыш ясап кайттык. Биредә дә безне киң күңелле коллектив каршы алды. Конкурс күңелдә матур тәэсирләр генә калдырды. Прикрепления: Картинка 1 · Картинка 2 | |
|
Всего комментариев: 0 | |