Каталог статей
Главная » Статьи » Татар теле |
Кушма җөмлә синтаксисы (практикум) 1. Кагыйдәләрне язып бетерегез 1. Берничә _________ җөмләдән торган җөмлә _______________ дип атала. 2. Үзара _________ _________белән бәйләнгән җөмләләрдән торган _____________________җөмлә тезмә _______ _________ дип атала. 3. Гади җөмләләрне үзара__________ ______________ ярдәмендә бәйләнәнгән кушма җөмлә __________ ____________________ кушма җөмлә дип атала. 4. Баш җөмләгә үзенең _________ _______ ____________ чаралар ярдәмендә ияргән, шунлыктан аңа _______________ киткән җөмлә синтетик иярчен җөмлә дип атала. 5. Баш җөмләгә үзенең __________ ______ _______ чаралар ярдәмендә ияргән җөмлә аналитик иярчен җөмлә дип атала.
2. Тыныш билгеләрен дөрес куйган очракны билгеләгез.
Үләннәр яшәреп киткәннәр (1) агачлар чәчәккә күмелгәннәр(2) көмеш төсле (3) җирдә агач та (4) сап-сары чәчәк атып (5) дөньяга хуш ис бөркергә тотынган.(Д.А.) - 1, 2, 3, 4 - 1, 2, 4, 5 - 1, 3, 4
Алексей (1) буыннары (2) оеп калудан куркып (3) кинәт кенә(4) юлга кузгалды. (Х.К.)
- 1, 3, 4 - 1, 2, 3 - 1, 3. 3. Кушма җөмләләрне төзелеше ягыннан бер төрдән икенче төргә үзгәртегез. Кояш хәйран кыздырганлыктан, һава бик бөркү иде. ________________________________________________________________________________________________________________
Күк кайда күкрәсә, яшен шунда суга. ________________________________________________________________________________________________________________
Кәтиб Хафиз белә: бу таяк бик күп сергә ия. ________________________________________________________________________________________________________________
Бу арада бурлы бия бик артык холыксызланып киткәнгә, мин аның янына барырга курыктым. ________________________________________________________________________________________________________________
4. Җөмләнең схемасын ясагыз, төрен билгеләгез. Һава тәмам аязды, бары кояш батышында гына вак-төяк болыт кисәкләре күренәләр. ________________________________________________________________________________________________________________ Таш кала артка чигенә, күздән югала барган саен, сулыш алулары иркенәя, кысылган кан тамырлары киңәя, кыршаудан котылган җан рәхәткә тара иде. ________________________________________________________________________________________________________________
5. Тыныш билгеләрен куегыз. Тик соңгы елларда Бәрия бер нәрсәне аңлады аңа юньләп дәшми башладылар килүче-китүче кимеде әйтерсең лә ул юк иде.
Ә хатын-кызны сез инде үзегез беләсез күзенә кибет күренсә аның яныннан тыныч кына узып китә алмый ул.
6. Күп нокталар урнына тиешле бәйләүче чараларны куярга, бәйләүче чараны төрен билгеләгез, алар нәрсәләрне (тиңдәш киссәкләрнеме, җөмләләрнеме) бәйләп килгән? Бераздан Алпамша үзенең зур гәүдәсеннән уңайсызланган шикелле сузылып ята, . . . песи аның куенына керә. (М.Б.)
7. График диктант. Гел кемдер күзәтә кебек тыела иде аңа (Ф.Б.). 2. Ләкин безнең өчен шунысы бик әйбәт: төннең хәзер иң кыска чагы (Ә.Е.) 3. Уч төбе кызышты, әйтерсең лә кәгазь кисәге кулларын яндыра иде (Ф.Л.). 4. Фәхри бабай, берничә кеше карага төшүгә карамастан, һаман Галимә апага тартыла иде (М.Г.) 5. Иң кызыгы шул: күренмичә йөри ул. 6. Кызның юраганы юш килде: карчык хәл эчендә ята иде. 7. Кая баксаң, анда тулган сәүдәгәр. 8. Җил ныграк тулсын өчен, җиң очларын бәйләдем. (Н.Ә.) 9. Кофе кергәнче, ул сәяхәтебезнең максаты турында сөйләде.
| |
Просмотров: 464 | |
Всего комментариев: 0 | |