Суббота, 27.04.2024, 04:24
Приветствую Вас Гость | RSS
Сайтка керү
Эзләү
Календарь
«  Март 2016  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
                    
                    Татар теле укытучысы Заһирова Кифая сайты

Главная » 2016 » Март » 3 » Авторлык программасы
12:47
Авторлык программасы

Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы

МБББУ “Сарман гимназиясе”

 

 

Авторлык программасы

 

 

                                  

“Синтаксис курсын өйрәнү барышында куллану

өчен  дидактик материаллар.”

 

(7 нче сыйныфлар өчен,

якташ язучылар иҗаты үрнәгендә )

 

 

                                                Программа авторы:

                                                           МБББУ “Сарман гимназиясе”нең

                                                           беренче квалификацион                                                        категорияле

                                                           татар теле, әдәбияты укытучысы

                                                          Заһирова Кифая Ахсановна

 

 

 

 

Аңлатма язуы.

 

        Бүгенге җәмгыятьтә укытучы алдында гаять зур бурычлар тора. Конкуренциягә сәләтле, заман таләпләреннән чыгып эш итә белә торган, рухи һәм физик яктан камил шәхес тәрбияләү – иң төп максатыбыз. Ә зыялылык, ватанпәрвәрлек кебек сыйфатлар үзеңнең туган ягыңны, аның тарихын, кешеләрен, гореф-гадәтләрен яхшы белгәндә генә формалаша ала. Димәк, белем һәм тәрбия бирү процессында милли-төбәк компонентларыннан файдалану – ул әле заман таләбе дә.Әлеге кулланма  татар урта гомуми белем бирү  мәктәбенең 7нче сыйныфында эшләү өчен  “Татар урта  мәктәпләре өчен татар теленнән программа“ нигезендә милли төбәк компонентын  куллану уңаеннан чыгып әзерләнде. Күнегүләр өчен текстлар  якташларыбыз- күренекле язучылар М.Маликова һәм А.Гыйләҗев әсәрләреннән алынды.

   Тәкъдим ителә торган кулланма, гади җөмлә синтаксисын өйрәтү өчен, дәреслеккә өстәмә материал.  Татар мәктәбенең 7 нче сыйныф  укучыларына атап төзелде.Кулланмада күнегүләр темалап бүленде, җөмләгә билгеләмә бирү, сүзтезмә, җөмлә кисәкләренә синтаксик анализ ясау үрнәкләре кертелде,белемнәрне тикшерергә һәм бәяләргә тест, контроль   эш биремнәре урнаштырылды. Моннан тыш таблица һәм схемалар да урын алды.   

    Максат  һәм  бурычлар:

синтаксис курсы буенча алган белемнәрне тирәнәйтү һәм системалаштыру;
туган төбәгебезнең   күренекле шәхесләрен өйрәнү, халкыбызның тарихына

      һәм мәдәниятенә хөрмәт тәрбияләү;

укучыларда  милли үзаң формалаштыру , әхлак тәрбиясе бирү ;
укучыларның  язма һәм сөйләм тел культурасын  күтәрү ; 
ана телен гамәли куллану күнекмәләрен камилләштерү.

  Эшнең    юнәлеше:

балаларның эстетик зәвыгын үстерү;
туган ягыбызның  тарихы,мәдәниятын өйрәнүгә кызыксыну уяту;
укучыларның  милли сөйләм  телен баету.

 

 Көтелгән нәтиҗәләр һәм аларны тикшерү төрләре:

 

татар теле дәресләрендә үзләштергән белемнәрне  телдән һәм язма сөйләмдә дөрес куллану күнекмәләре булдыру;
укучыларның үз фикерләрен иркен, эзлекле һәм дөрес итеп әйтә белүләренә ирешү ;
укучыларда  мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен камилләштерү  ;
туган тел аша балаларның  мәдәниятебез , сәнгатебез,  тарихыбыз турындагы белемнәрен          тирәнәйтү.

 

 

 

 

                                               Җөмләдә сүзләр бәйләнеше

Тезүле һәм ияртүле бәйләнешләр

     Җөмләдә сүзләр ике төрле бәйләнештә була: тезүле һәм ияртүле бәйләнеш.

    Тезүле бәйләнеш булганда бер сүз икенче сүзгә буйсынмый, алар тигез хокуклы була.

         1. Тезүле бәйләнешкә кергән сүзләрне табыгыз, бәйләүче чараларын әйтегез.

      

         1.Әллә көчле җил,әллә көзге туклык шаукымы аларның онытылып беткән кыргый, ирекле чакларын искә төшерде.2. Сары, ак ромашкалар, ипи чәчәкләре, шартлавыклар, билчән-шепкәннәр бергә-бергә җилдә рәхәт чайкалашып утыралар. 3. Егет таркау һәм уйчан, Хәнәфи турсайган һәм хәтере калган иде. 4.Кыз каерылып аңа карап утырды да, туфля, оекларын салып, аның артыннан иярде. 5. Егет тә, кыз да ниндидер серле мәгънә алган  салкын яфракларны җыя башладылар.6. Шуңа күрә аръяктагы бу җиргә кызыгучы да , күз салучы да табылмады. (А.Г.)

     

     2.Тиңдәш кисәкләр һәм гомумиләштерүче сүз янында тиешле тыныш билгеләрен куеп, күчереп языгыз, җөмләләрнең схемаларын төзегез.

 

     1.Ситсыларны, хуҗалык кирәк-яракларын,киштәдәге йөз төрле вак-төяк әйберләрне – һәммәсен аерым-аерым күздән кичергәннән соң, бер кап шырпы сатып ала. 2. Беренче сандугачлар, яшел уҗым кылычлары,язгы күкрәүләр, салават күпере – һәммәсе кирәк хәзер Бибинурга! 3.

    

        Ияртүле бәйләнеш булганда,бер сүз икенче сүзгә буйсынып килә, берсе- ияртүче, икенчесе – иярүче компонент була. Ияртүле бәйләнештә торган сүзләр арасында өч төрле мөнәсәбәт урнаша: хәбәрлекле мөнәсәбәт, ачыклаулы мөнәсәбәт, аныклаулы мөнәсәбәт.

 

                                                         Сүзтезмә

     Мөстәкыйль мәгънәле ике яки берничә сүзнең үзара ачыклаулы  мәнәсәбәттә торуыннан барлыкка килгән синтаксис төзелмә сүзтезмә дип атала.

   

1.Тексттан  сүзтезмәләрне аерып чыгарыргаһәм үрнәктәгечә тикшерергә.

           Үрнәк:

            Елгыр ут – 1) сыйфатлы исем сүзтезмә(сыйфат+ исем);

                                 2) янәшә тору чарасы;

                                 3) билге+предмет.

 

        Коры, сагызлы ботакларны елгыр ут ялмап кына алды. Ул көлтәне өскәрәк күтәрде, этләр өеренә сибеп җибәрде.Чыбыклар бөтен җирдә чытыр-чытыр яна башладылар, чыршы тирәсен сыек төтен сарды. Бибинур йөткеренеп этләрнең акрын-акрын чигенгәнен шатланып күзәтеп торды. Чыршы тирәли тоташ ут яна иде. Ул ал яулыгын тотып, янбашы бик авыртты. Тик куркуы шулкадәр көчле иде, авырту шундук онытылды, ул мүкәләп чыршы астыннан чыкты, җиргә утырды.Этләр дәшми-тынмый гына артка чигенделәр дә бераздан бөтенләй күздән югалдылар.                                                                            

                                                                          (А.Гыйләҗев “Җомга көн, кич белән”)

 

2. Ирекле сүзтезмәләрне генә сайлап языгыз.

                                                 

 

 

                                                 Җөмләләрне төркемләү

                                               Ике һәм бер составлы җөмләләр

 

      Оештыручы үзәге ике булган,ягъни иясе дә,хәбәре дә булган җөмлә ике составлы җөмлә дип атала.

      Оештыручы үзәге   бер генә булып,икенчесен өстәп куеп булмый торган җөмлә бер составлы җөмлә дип атала.

 

1.Җөмләләрне күчереп языгыз, баш кисәкләрнең астына сызыгыз. Оештыручы үзәкнең санына карап, җөмләләрнең төрен билгеләгез.

 

  Ә мәхәббәт? Ә якты хыяллар? Ичмасам, мәхәбәттә булса да үз-үзеңне табарга тырышулыр?,, Галимҗанга  да башкалар кебек ашык-пошык кына,әйтик, клубтан кайтканда, капка баганасын саклап кына аңлашырга туры килерме? Алай икән,  апрель азакларында кыр казларын  нигә тетрәнеп озаткан ул,кыр чәчәкләренең матурлыгы алдында нигә телсез калган?

                                                         (А.Гыйләҗев”Үги ана яфраклары”)

  Газета-журналларны, хатларны, иң актыктан посылкаларны бушаттылар. Почта кызлары шау-гөр килеп сөйләшәләр.
  Ә буа шаулый! Шаулый! Җиһангир Сәфәргалинны озаткандагы кебек үк моңсу шаулый... Әллә кайларга чакырып шаулый буа. Хәер, әҗәл көтеп кенә яшәгән карчыкны кая чакырсын ди ул тагын? Шуңа ямансудыр аның тавышы, шуңа моңлыдыр...

4. Бибинурның бу юлы аны күрәсе килә иде.

                                                            (А.Гыйләҗев “Җомга көн, кич белән”)                                                                                       

                                                

 

                                             Хикәя җөмлә

       Тыныч ,салмак тавыш белән әйтелгән җөмлә хикәя җөлмә була.

       1.Өзекне сәнгатьле итеп укыгыз.Кайсы җөмләләр тыныч, салмак тавыш белән әйтелә.

        

            ...Аны ак халат,ак башлык кигән,иллеләр тирәсендәге мөләем йөзле ханым кабул итте.Өстәле  артыннан калкына төшеп,каршындагы урындыкка ишара ясады. Гамилнең сәламен алгач,урынына утырды да,тирән керсенеп:

        -Ничек соң сез,әти кеше,малайны күздән ычкындырдыгыз?- дип куйды. Бу сорау рәвешендә дә түгел,раслау һәм уфтану кебегрәк ишетелде.

        - Безнең бернинди андый нәрсә сизгән булмады,- диде Гамил,башын иеп.

        - Шулай шул,күпләр белми кала,- диде табибә. - Балаларны бик карарга кирәк шул хәзерге вакытта. Кемнәр белән аралашканын, кайларда йөргәнен гел белеп торырга. Ә сез эштәдер инде.

    Гамилнең ачылып китәсе килми иде. Ул сүзне башкага күчерде.         

                                                                 (М.Маликова”Чәчкә балы”)

   

                                                     

                                                  Сорау җөмлә

        Теге яки бу нәрсәләрне белергә теләп сораганда  сорау җөмлә  барлыкка килә.

Өзекне күчереп язарга. Сорау җөмләләрне табып, сорау мәгънәсенең нинди чаралар белән белдерелүен аңлатыгыз.

 

           Ишектән керүгә телефонга ябышты. Сәгъдия идарәдә булса гына ярар иде...Әйе,ул урынында! Трубканы да үзе алды. Бар шул аның  шундый сыйфаты , Гамилнең хәлен әллә каян тоеп тора. Әнә бит,яңгыравык, моңлы тавышы нинди борчулы:

Ни булды анда? Бармыйммы әллә?
Газим кайда? – дип сорады Гамил,сабырсызланып.
Газимме?..- Сәгъдиянең гаҗәпләнгәне сизелде. – Нәрсә сез Газим дә Газим? Кичә Сәрия дә шуны сорады.
Кайда сон ул?
Кайда булсын? Мастерскойда!Комбайн ремонтлыйлар лабаса. Син үзеңне әйт: башың ничек?
Баш урынында ла. Ә кичә кайда иде Газим?
Мастерскойда иде.
Ә кич белән?
Нәрсә кич белән?
Өйдән чыгып йөрмәдеме?
Чыкмады беркая да. Аптыраттыгыз инде.Ни булды соң анда? Кайчан кайтасың?

Кайтырмын, - диде Гамил. – килеп йөри күрмә тагын. Минем бераз үз эшем бар әле.                                                                                                     

                                                                  (М.Маликова”Чәчкә балы”)

      

                                                      Боерык җөмлә.

      Сөйләүченең ихтыярын,эшләргә кушуны,үтенүче, боеруны, өндәүне белдеруче җөлмә боерык җөмлә дип атала.

Бирелгән җөмләләрне укыгыз.Сөйләүченең аларны нинди максат белән (киңәш бирү,үтенү, өндәү,таләп итү) куллануын билгеләгез.

 

           1. Аллага шөкрана кылыгыз да, әйбәтләп ял итегез!2. Сез дә мине аңлагыз.                    3. Урыныгыздан кузгаласы да булмагыз! 4. Сестра! Бу авыруга спазган белән димедрол инъекциясе бирегез! 5. Сабыр канатларыгыз сынмасын. (М.М.) 6. Каф тавы артына әнкәләреннән качкан балаларны оныт син, бөтенләй күңелеңнән чыгарып ташла. 7. Хәзер дә авыр сүз әйтеп ямьсезләнмә. 8.Әй Бибинур , зарланма. 9. Юк, Әсмабикә  үгетләмә. (А.Г.) 

                                                  

                                                    Тойгылы җөмлә.

      Көчле тойгы белән әйтелгән җөмлә тойгылы җөмлә дип атала.

1.Тойгылы җөмләләрне күчереп языгыз. Тойгы нинди чара белән белдерелгәнен аңлатыгыз.

        1.Их,Җиһангир да исән булса икән! 2. Их, менә шулай йокымсырап утырганда гына тирбәлә-тирбәлә мәңгелек елгасына кушылып китеп агасы иде! 3.Әгәр Зөһрәбану белән кавышсалар?! 4.Кыр өстеннән дөм караңгыда җитәкләшеп бару нинди рәхәт! 5.Егет авырттырып тешләрен кысты, әйе, алар бүген таш яуса да очрашырга тиешләр иде! 6. Айлар, еллар буе сүз тыңлап, бер карышусыз эшләп йөргән егеткә кем базып сүз әйтә алыр икән?!7. Әткәгез исеме белән ант итәм,гомерем булса,берегезне дә ташламам! (А.Г.) 

 

Раслау һәм инкарь җөмләләр

   Билгенең,эшнең,предметның,күренешнең булуын раслаучы җөмләләр раслау җөмлә дип атала.

       Нәрсәне дә булса инкарь итүче җөмләләр инкарь җөмлә була .

 

Укыгыз. Башта раслау җөмләләрне,  аннары инкарь җөмләләрне күчереп языгыз. Инкарь күрсәткечләрен билгеләгез. Соңыннан, төрле чаралар кулланып, раслау җөмләләрне - инкарь җөмләләргә, инкарь җөмләләрне раслау җөмләләргә үзгәртеп языгыз.

 

         1.Шуңа күрә аръяктагы бу җиргә кызыгучы да , күз салучы да табылмады. 2.Хуҗалар Бибинурны артык кыстамадылар. 3. Вәли карт аны авыл очына кадәр озата килде.4. Эчке күлмәкләр эленгән баганага күзе дә төшмәде хәзер Бибинурның.5.  Балалар ишетеп алса яхшы түгел.6.Ә карчыклыр берсе дә Галикәйдән баш тартмаслар иде.7. Һич вакыт юк. 8. Баласыз да яшәп булмыймени? 9. Габдуллаҗаннардагы тәртипсезлек Бибинурга бик авыр тәэсир итте. 10. Бакча утыртканда башыннан ахырына кадәр кайнашты.

11. Ялгызлыкның тәмуг газабына тиң икәнен белми микәнни ул? 12.Өй эче кинәт караңгыланды. 13. Килүчене туктатып булмый, сүз дә юк. 14. Зәкия карчык Бибинур ихатасыннан күзен алмый иде бу көннәрдә. 15. Их, Миңлегөл, башсыз!.. (А.Г.)

                                   Җыйнак һәм җәенке җөлмәләр

      Баш кисәкләрдән (ия һәм хәбәрдән ) генә торган җөмлә җыйнак җөмлә дип атала.

      Баш һәм иярчен кисәкләрдән торган җөмлә җәенке җөлмә дип атала.

 

1.Җыйнак һәм җәенке җөмләләрне аерып  күрсәтегез. Җыйнак җөмләләрне җәенкеләндереп языгыз.

Шофер ияге белән уңга ымлады.2. Кузгалдылар. 3. Тавышларын тыңлыйм.

4. Коры тузан уйнап тора.5. Эш бетте. 6. Берни дә күрмим. 7. Сиңа салкындыр.(А.Г.)

 8. Монысы егеткә бөтенләй ошамады. 9. Икәү бит алар. 10. Алар да уйласын.  11.Малай бераз сүрелгәндәй булды. 12. Алар кузгалдылар. 13. Мин төшкә кайтам. 14. Җаны бәргәләнә башлады. 15. Февраль ае иде. 16. Барын да сөйләрмен. 17. Һәммәсе бертөсле.18. Каным идәнгә чәчрәде.19. Алып киттеләр малайны. 20. Ул сүзне башкага күчерде.     (М.М.)             

                                

 

                                                    Тулы һәм ким җөмләләр

       Мәгънә тулылыгы өчен кирәкле барлык кисәкләр дә булган җөмлә тулы җөмлә дип атала.

       Алдагы җөлмәләрдән яки суз сөрешеннән җиңел аңлашыла торган,бер яки берничә кисәге төшерелгән (әйтелмәгән) җөмлә ким җөмлә була.

Ким җөмләләрне табыгыз, тулы җөмлә итеп үзгәртегез.

 

         Макарның шакмаклы дәфтәр битенә язганнарына Гамил тылсымлы кәгазьгә караган кебек текәлде. Язуы тигезле-тигезсез, ләкин таныш! Гамил үзе шулай яза! Матур димәссең, әмма бер генә хата да ясамады.

Әниең ни исемле?
Әниме? Эльза.
Татармы әллә?
Татар.
Алайса нишләп язуыңны татарча язмадың?
Да так...
Татарча белмисеңмени?
Да так...
Как  так ? Татар малае бит син!
Русский я. И по- татарски не знаю. (М.М.)

 

    

 

 

Тест

1 нче вариант

1.Калын  хәрефләр белән бирелгән сүзләр арасындагы мөнәсәбәтне билгеләгез.

Уңда, Кырынды тавы өстендә, тракторлар борчак җирен сөреп бетереп киләләр.(А.Г.)

а) хәбәрлекле;

ә)  ачыклаулы;

б)  аныклаулы.

2.Кайсы җөмләдә белән сүзенең тезүче теркәгеч функциясендә килүен билгеләгез.

а) Менә ул әбисе белән Мишә буендагы Сабантуй үзәненә төшеп килә.

ә)  Тукта, укучым бит ишле күршеләребез Касыйм абзый белән дә, Гөлсем апа белән дә таныш түгелдер.

б)  Бу кичне әтисе белән әнисе Нәбиргә бик озаклап акыл өйрәттеләр.

3.Кычкырып көлә башлау сүзтезмәсендә бәйләүче чараны табыгыз.

а) –ә хәл фигыль формасы;

ә)  -ып хәл фигыль формасы;

б) сүз тәртибе.

4.Калын хәрефләр белән бирелгән сүз җөмләнең кайсы кисәге булуын билгеләгез.

Аның күңел капкасы бүтәннәр өчен ябык, бикле иде.(А.Г.)

а) урын хәле;

ә) максат хәле;

б) тәмамлык.

5.Җөмләнең хәбәрен табыгыз.

Аның уйлары да шактый күңелсез,очсыз-кырыйсыз иде бугай бүген.(А.Г.)

а) күңелсез иде

ә) очсыз-кырыйсыз иде

б) күңелсез,очсыз-кырыйсыз иде.

6.Җәенке җөмләне күрсәтегез.

а)  Шамил белән Камил – күршеләр.

ә)  Кызларны утырт.

б)  Тегесе бәхәсләшмәкче булды.

7.Ике составлы җөмләне табыгыз.

а)  Унсигез километрны чирек сәгатьтә  уттелэр.

ә) Җиде кат үлчә,бер кат кис.

б) Эссе һаваның,көн  саен оеп,әлсерәп,яңгыр  көткән чагы  иде

8.Җөмләнең   әйтү  максаты ягыннан  төрен билгелэгез

Барысы да  үз  җае  белән  хәл ителсен.

а) хикәя җөмлә.

ә)боерык  җөмлә.

б)тойгылы җөмлә.

9. Шартлы  тамгалар  урынына куелырга   тиешле  тыныш билгесен  күрсәтегез.

Ишектән  түрдәрәк  * мичкә  якынрак  төштә *  бер-берсенә  сыенып,идәндә  ике эт ята.

а) өтер

ә)сызык

б)җәя

10.Кереш сүзле  җөмләне  табыгыз.

а) Көлүе  бик  табигый,матур.

ә)Зеленодол  кызы,табигый  ки,бу шигырь  белән  таныш түгел  иде.

б)Биредә  бөтенесе  дә  табигый:ылыс,мәтрүшкә  исләре,тирә-юньдәге  биек  абага  яфраклары,күкне  тулысынча диярлек  каплап  торучы нарат    ябалдашлары  арасыннан  җемелдәгән   сирәк-мирәк  йолдызлар, аппараттан  экранга таба  сузылган  зәңгәрсү  яктылык эчендә  чебен-черкиләрнең  туктаусыз   бөтерелүләре...

11. Җөмлә кисәкләрен тикшерегез, җөмләгә хар-ка бирегез.

Кыюсызлыктан чарасызлыктан гаҗиз булган җаным читлеккә эләккән кошчыктай бәргәләнә башлады.

 

 

2 нче вариант

1.Калын  хәрефләр белән бирелгән сүзләр арасындагы мөнәсәбәтне билгеләгез.

Давыл узганын сизеп, кызлар да качкан җирләреннән әкрен-әкрен чыга башладылар.

а) хәбәрлекле;

ә)  ачыклаулы;

б)  аныклаулы.

2.Кайсы җөмләдә белән сүзенең тезүче теркәгеч функциясендә килүен билгеләгез.

 

а) Минем фикер белән Зәбир шунда ук килеште.

ә)  Бишенче “Б” малайлары Шамил белән Фәритне куып узу да читен булмады.

б) Аның да иң бәхетле чаклары әтисе белән бәйләнгән.

3.Эшли торган кеше сүзтезмәсендә бәйләүче чараны табыгыз.

а)  - и торган хәзерге заман сыйфат фигыль формасы

ә)  -ган үткән заман сыйфат фигыль формасы

б) торган ярдәмче фигыле.

 4.Калын хәрефләр белән бирелгән сүз җөмләнең кайсы кисәге булуын билгеләгез.

Йөзләреннән балаларча гамьсезлек качкан.

а)  аергыч

ә) күләм хәле

б) рәвеш хәле

5.Җөмләнең хәбәрен табыгыз.

Кемдер, килеп, мине юатыр шикелле.

а)  юатыр

ә) юатыр шикелле

б) хәбәре бирелмәгән.

6. Җәенке җөмләне күрсәтегез.

а) Туган як караңгыланып киткән.

ә) Әти дә, әни дә белми.

б) Тема эзлиләр.

7.Ике составлы җөмләне табыгыз.

а)  Тавышларын тыңлыйм.

ә) Мин төшкә кайтам.

б)  Тирә-юньдә мең төрле бөҗәк хоры.

8. Җөмләнең   әйтү  максаты ягыннан  төрен билгеләгез.

Каф тавы артына әнкәләреннән качкан балаларны оныт син, бөтенләй күңелеңнән чыгарып ташла.

а) хикәя җөмлә.

ә)боерык  җөмлә.

б)тойгылы җөмлә.

9. Шартлы  тамгалар  урынына куелырга   тиешле  тыныш билгесен  күрсәтегез.

Беренче сандугачлар, яшел уҗым кылычлары,язгы күкрәүләр, салават күпере * һәммәсе кирәк хәзер Бибинурга а) өтер

ә) сызык

б) ике нокта

10.Эндәш сүзле җөмләне табыгыз.

а) Кыңгырау моңы. Бибисара йокыга киткән икән, күзен ачты.

ә) Язларым !

    Кайда сез?

б) Изге куыш!

Истәлекләр сеңгән

Еллар  буе монда һәр җәйгә.

11. Җөмлә кисәкләрен тикшерегез, җөмләгә хар-ка бирегез.

Йоклаганда аның йөзеннән, йомык күзләреннән нур ага иде.(А.Г.)

 

 

Кулланылган әдәбяит

 

Гыйләҗев А. “Җомга көн  кич белән”, Казан:  Татарстан  китап  нәшрияты, 1982
 Маликова М. “Югалган якутлар”, Казан: “Рухият” нәшрияты, 2007.
 Зәкиев  М.З. Татар синтаксисы. К.: “Мәгариф” нәшрияты, 2005.
Галлямов Ф.Г. Татар теле дәресләрендә синтаксик һәм пунктуацион анализ. Алабуга, 1996.
13. Гыймадиева Н., Нуруллина Р.Татар теленнән кагыйдәләр җыентыгы. К.: “Мәгариф”, 2007.

 

 

 

 

Кушымта

Сарман районы Мортыш Тамак авылында туган Мәдинә - Маликова укучыларның ихтирамын казанган автор. Хикәяче, романчы, драматург, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе. Хикәя-повестьларында яшьләр арасындагы мөнәсәбәтләр, гаилә һәм тәрбия проблемалары, кешенең җәмгыятьтәге урыны, бурычы, хезмәткә карашы мәсьәләләре чагылыш таба.

2. Аяз Мирсәет улы Гыйләҗев  Сарман районы Чукмарлы авылында туган .Язучы,  драматург,  Татарстан Республикасының халык язучысы,  Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты,  М.Горький исемендәге премия лауреаты,  Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе,  РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе.

 

 

Просмотров: 1636 | Добавил: Kifaya | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
avatar