Пятница, 29.03.2024, 03:22
Приветствую Вас Гость | RSS
Сайтка керү
Эзләү
Календарь
«  Март 2016  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
                    
                    Татар теле укытучысы Заһирова Кифая сайты

Главная » 2016 » Март » 2 » Бәяләмә
18:19
Бәяләмә

Сарман муниципаль районы МБББУ «Сарман гимназиясе»нең югары квалификацион категорияле татар теле  һәм әдәбияты укытучысы

Заһирова Кифая Әхсән  кызының

соңгы 3 ел эчендәге педагогик эшчәнлегенә бәяләмә

        Заһирова Кифая Әхсән кызы - 25 еллык стажы булган  югары белемле педагог, тәҗрибәле, эзләнүчән, абруйлы укытучы. Укучыларының сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерү максатыннан ул төрле педагогик алымнарны кыю куллана,  бүгенге көн таләпләреннән чыгып эш итә. Мөстәкыйль һәм иҗади фикер йөртә алырдай, аны ачык итеп дәлилләрдәй, эшен дә дөрес оештырган, лидерлык сыйфатларына да ия булган укучылар тәрбияләү өчен, зур тырышлык куя. Кифая Әхсән кызы дәресләрендә  Ә.З.Зәкиевнең иҗади үсеш технологиясен, фикерләү сәләтен үстерү эшчәнлеге алымнарын, өйрәтү структураларын  куллана, ә әдәбият дәресләрен А. Г. Яхин системасы буенча алып бара. Ул эшчәнлегендә информацион - коммуникатив  технологияләрне уңышлы файдалана.

    Сәләтле балаларны ачу һәм үстерү -  укытучының педагогик эшчәнлегенең бер юнәлеше. Укучыларының, район, республика, рәсәй күләмендә үткәрелгән төрле чараларда катнашып, үрләр яулавы әлеге эшнең нәтиҗәсе булып тора.      (Республикакүләм “Без яшь, без сәләтле…” фәнни-тикшеренү конференциясе, Актаныш, 2014,  катнашучы; III иҗади фикерләүче, сәләтле укучылар өчен Ачык фестиваль “Прикоснись к науке”, Кукмара, 2014, катнашучы; Россиякүләм иҗади эшләр конкурсы “Каурый каләм”,2015, катнашучы; татар теле һәм әдәбиятыннан Россиякүләм олимпиада, 2015, III дәрәҗә Диплом; IX Республикакүләм конференция «Глобализация – реальность современного мира», Казан, 2015, II дәрәҗә Диплом). Ел саен Кифая Әхсән кызының укучылары татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиадаларда җиңүче булалар (2012-2013 нче уку елы, татар әдәбияты, 10 нчы сыйныф, җиңүче; татар теле  10 нчы сыйныф, җиңүче; 2013-2014 нче уку елы  татар әдәбияты, 11 нче сыйныф, призер;  2015-2016 нчы уку елы, татар әдәбияты 8 нче сыйныф, җиңүче; 10 нчы сыйныф, татар әдәбияты призер; татар теле 10 нчы сыйныф җиңүче; 10 нчы сыйныф призер).

     К.Ә.Заһирова  - тынгы белмәс педагог. Ул һәрвакыт эзләнүдә.  Укытучы үзенең һөнәри осталыгын арттыру өстендә даими эшли, конференция, семинар-практикум, вебинарларда катнаша. II  Россиякүләм”Фоат Садриев укулары-2015” чарасында катнашып,  II дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде. Татар драматургы  М. Фәйзинең тууына 120 ел уңаеннан үткәрелгән төбәкара фәнни-гамәли конференциясендә уңышлы чыгыш ясады. Educare компаниясе тренерлары катнашкан  методик коучинг кысаларында татар теленнән “Сүзтемәләргә анализ” темасына ачык дәрес уздырды. Остаз укытучы буларак, яшь укытучыларның районкүләм методик семинарында татар әдәбиятыннан мастер-класс үткәрде.  

    Укытучы һәрдаим үсештә. Ул  “Ел укытучысы – 2015” республикакүләм  конкурсының муниципаль этабында катнашып,  призер исемен яулады, Түбән Кама шәһәрендә узган зона турында, районыбыз данын яклап, уңышлы чыгыш ясады. Район күләмендә узган “ Без - сәнгатьле халык” конкурсының проза номинациясендә, мәгариф бүлеге исеменнән чыгыш ясап, II дәрәҗә Дипломга лаек булды.

       Сыйныф җитәкчесе буларак та Кифая Әхсән кызы актив эшчәнлек алып бара. Укучылары белән территорияләрне яшелләндерү, чишмәләрне чистарту кебек район күләмендә үткәрелгән төрле чараларда, шул исәптән Сабантуй бәйрәмендә укучыларның чыгышын әзерләүдә дә актив катнаша. Кифая Әхсәновнаның  классы, өлкәннәрне шефлыкка алып, һәрдаим ярдәм күрсәтә, кече сыйныф укучылары белән кулга-кул тотынышып эшли. Патриотик тәрбиягә дә зур игътибар бирә. Ел саен җирле үзидарә, район советы депутатларын чакырып, парламент  сәгатьләре, класстан тыш чаралар үткәрә.

    Район мәгариф бүлеге Заһирова Кифая Әхсән кызын “Туган тел”  мастер-класс бәйгесендә катнашу өчен лаек дип тапты.

 

 

 

Район мәгариф бүлеге җитәкчесе

вазыйфаларын башкаручы :                                   Сабиров Ә.З.

Просмотров: 1820 | Добавил: Kifaya | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
avatar