Четверг, 28.03.2024, 22:15
Приветствую Вас Гость | RSS
Сайтка керү
Эзләү
Календарь
«  Март 2016  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
                    
                    Татар теле укытучысы Заһирова Кифая сайты

Главная » 2016 » Март » 2 » Эссе
18:53
Эссе

МБББУ “Сарман гимназиясе”нең татар теле укытучысы

Заһирова Кифая Әхсән кызының эше (эссе)

Минем педагогик осталыгым

 

Күк   йөзендә  балкучы Йолдыз

 

         “...Язмыш синең тез астыңа китереп сукса - егылмас өчен, якасына ябыш. Утларга салса, үзең аннан да көчле ян, шул вакыт аның кызуын сизмәссең. Суларга ташласа-күбек булып өскә күтәрелмә, асылташ булып төпкә бат, ялтыравыңны күреп, чумып алырлар. Тузан итеп һавага күтәрсә - яңгыр тамчыларына кушылып, җиреңә төш. Караурманнарда адаштырса - кояшка карап юл сайла. Ташлар белән бастырса - чишмәгә әверелеп ургы. Җиргә күмсә -орлык шикелле тишелеп чык. Җилкәнеңне җилләр екса - йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә алалар. Түземлеләр генә бәхеткә лаек”.

Ф. Яруллин

 

     ...Агачларга кунган ак бәсләргә сокланып, кышкы урам буйлап, әкрен генә атлыйм. Күңелемдә Ф.Яруллинның әлеге канатлы сүзләре. Ә карашым - әнисе кулларыннан ычкынмаска тырышып атлаучы балада. Иртәнге суык та,каршы исүче җилләр дә куркытмый аны. Баланың телендә мең дә бер сорау. Йолдызлар турында әнисе укыган әкиятне һич оныта алмый ул. Күк йөзендә йолдызлар нишли? Алар анда ничек менгән?  Ул йолдызларны кем кабызган? Алар нигә җемелди?  Алар арасында аның да йолдызы балкырмы?  Бала биргән мең төрле сорау, үзем дә сизмәстән, мине хыялый балачак иленә алып китте.

      Кайчандыр мин дә әниемә шушы нәни кызчык кебек  бер-бер артлы сораулар яудыра идем.  Җавап биреп арганнан соң: “Укытучы булырсың әле, кызым, алар барлык сорауга да җавапны беләләр,- дип куя иде. Ә мин хыялый идем. Театр уйнарга, шигырь сөйләргә яраттым. Үземне һәрчак артист итеп күз алдына китерә идем. Нәкъ менә шул чакта минем хыялый балачак күгемдә беренче йолдыз кабынды. Мин укытучы түгел,ә  артист булачакмын.   И- и, хыялый балачак! Мең дә бер төрле булып үзгәрәчәгеңне белмисең шул әле син.

   Хыял канатларында йөзә-йөзә, 5 нче сыйныфка  килеп җиткәнемне сизми дә калганмын. Дәрескә чакырып, кыңгырау шалтырады. Бүген немец теле укый башлаячакбыз.Укытучыбыз немец телендә сөйли дә сөйли.  Ә мин,  дөньядан югалып, аны тыңлыйм .  Укытучым мине бөтенләе белән әсир итте. Һәрчак көләч, кыңгырау кебек чыңлап торган тавышлы, көн дә бер эшләпә киюче, берсеннән- берсе матур төймәләр тагучы, җитмәсә, немецчә сөйләшүче  Клара ханым  хыял күгемдә икенче йолдызны кабызды.  Мин укытучы, бары тик укытучы булачакмын. Көн дә бер эшләпә киеп, елтыр төймәләр генә тагачакмын...

    Хыяллар, хыяллар, хыяллар... Уйланып бара торгач, мәктәп бусагасына килеп җиткәнемне сизми дә калганмын. Инде менә 25 ел буе һәр иртәдә мәктәп ишеген ачып керәм дә яраткан эшемә чумам. Күңелле ыгы-зыгы, самими күзләр, балаларның шат тавышлары каршы ала мине.

     Бу һөнәрне сайлавыма  мин һичкайчан үкенмәдем. Һөнәр сайлавымда чит тел укытучысының өлеше зур булса да, татар теле укытучым миңа дөрес юнәлеш күрсәтүче булды. Анам  теленә, матур әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләде, сәләтемне күрә белде. Укытучы һөнәрен сайласаң, артист булу теләгемнең дә тормышка ашачагын гел искәртеп торды. Укытучым мең кат хаклы булган. Мин -  укытучы да, артист та.  Һәр көн дәрескә кереп, укучылар алдына чыгып басуым сәхнәгә чыгуга тиң. Тик, хыялый артисттан аермалы буларак, минем һәр сүзем үлчәнгән, уйланылган булырга тиеш.

    1994 нче ел. Мин мәктәп бусагасын Укытучы булып атлап керәм. Беренче укучыларым – бишенчеләр. Алар мине яратырлармы? Мин алар өчен чын дус була алырмынмы?  Туган телемне һәм аның рухи байлыгын үзем яраткан кадәрле яраттырып булырмы? Нәрсәгә синең Тукаең, Җәлилең, Такташың димәсләрме?

      Сораулар, сораулар, сораулар... Борчылуларым урынсыз булган Укучыларым бик яратып кабул иттеләр үземне. Аларның йотлыгып тыңлаулары, кызыксынулары, туган телне һәм әдәбиятны яратулары мине куандырды, яңа үрләргә этәрде. Һәр дәресне тормыш, яшәеш белән бәйләп аңлатырга тырышам. Укучыларымның уңышларына сөенәм, алар белән бергә шатланам, борчылам, кайгырам. Мин укучыларыма өйрәтүче итеп түгел, чын дус, сердәш, киңәшче итеп карарга тырышам. Төп максатым – иҗади һәм мөстәкыйль фикер йөртүче  шәхес тәрбияләү. Максатка ирешү юллары төрле: традицион һәм заманча технологияләр куллану, кызыклы дәрес-очрашулар уздыру, үз фәнеңә кызыксыну уяту. Татар теле дәресләрендә традицион технологияләр белән беррәттән заманча технологияләр куллансам, әдәбият дәресләрендә А.Яхин технологиясен үз итәм. Бу алым, идея-эстетик , әхлак тәрбиясе бирүдән тыш, укучыга уйларга, үз фикерен дөрес итеп әйтеп бирергә өйрәтүдә  киң мөмкинлекләр ачкан, гадәти булмаган дәресләр үткәрүдә әлеге программа  белән эшләүнең файдасы, ярдәме бик зур. Бу метод балаларны уйларга , фикерләргә өйрәтә.   Әдәби әсәрләрне сайлаганда, аларның балаларга тәэсире, әсәрне аңлау дәрәҗәсе, иҗади фикер йөртү сәләтен үстерүгә ярдәм итәрлекләрен алырга тырышам..   

     “ Шуны онытмаска кирәк: әдәбиятны фәкать укытучылар, аларның язучылар иҗатын яраттыра алу сәләте генә саклап калачак”.М.Мирзаның әлеге канатлы сүзләрен мин эшемдә девиз итеп кулланам. Һәр дәресем татар язучысына, аның әсәренә мәхәббәт белән сугарылган. Үзебезнең татар балалары ук татар теле нәрсәгә инде дип торган бер  заманда, төрле алым һәм технологияләр кулланып, укучыларда үз ана теленә мәхәббәт тәрбияли  алганмын икән, димәк, мин куйган максатларыма ирешкәнмен.

  Укытучы хезмәте - кызыклы һәм иҗади эш. Үземне бик бәхетле дип саныйм. Чөнки минем Туган җирем, газиз халкым, яраткан эшем, гаиләм, бик күп укучыларым бар. Укытучы булуыма бер генә үкенгәнем булмады һәм булмасын иде.. Үз милли телемдә белем бирүем, халкыма хезмәт итүем белән дә горурланам. Укучыларым бөтен яктан үрнәк балалар булып җитешсеннәр, халкыбызга лаеклы булып, милләтебез горурланырлык зур шәхесләр булып үссеннәр иде. Мәктәпне тәмамлап, тормыш юлына аякка басканда, сәламәт, компетентлы, алган белемнәрен дөрес кулланучан һәм илебезне алга алып баручылар итеп әзерләргә тиеш без аларны. Укучың белән янәшә бару, аларның киләчәге турында кайгырту - безнең һөнәребезнең төп мәгънәсе.

     Бала күңелен мин аяз күк йөзенә тиңлим. Күктә кабынган һәр йолдыз  гүя минем укучыларым.   Алар һәркайсы якты йолдыз булып балкый, әйтерсең, алар минем тормышка ашып бетмәгән балачак хыялларымны яктырталар. Без әнә шул якты йолдызларны кабызучылыр булырга тиешбез!

Караңгылык пәрдәләрен ярып,

Күктә йолдыз булып янасың.

Гомер буе янып яши алсаң,

Син бәхетле була аласың –

Укытучы була аласың!

 

Просмотров: 690 | Добавил: Kifaya | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
avatar