Четверг, 28.03.2024, 15:21
Приветствую Вас Гость | RSS
Сайтка керү
Эзләү
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
                    
                    Татар теле укытучысы Заһирова Кифая сайты

Каталог статей

Главная » Статьи » Мои статьи

Дәрескә үзанализ

 

Дәрескә үзанализ.

 

Укытучы: К.А.Заһирова, МБГББУ «Сарман гимназиясе» 

Татар теле, 7 нче сыйныф.

Дәреснең темасы: Сүзтезмәләрне тикшерү.

Дәреснең тибы: белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру дәресе.

Дәреснең төзелеше:

1.Оештыру өлеше.

2. Белемнәрне актуальләштерү.

3.Яңа теманы аңлату.

4.Белемнәрне билгеле бер системага салу, гомумиләштерү.

5.Йомгаклау.

       Дәреснең темасы программада җөмләдә сүзләр бәйләнеше бүлегенә кертелгән. Бүлекне өйрәнүгә 20 сәгать, ә сүзтезмә темасын өйрәнүгә 9 сәгать бирелгән. Шул дәресләр системасында сүзтезмәләрне тикшерү темасы соңгы дәрес итеп ӛйрәнелә.

     Дәреснең тибы аның эчтәлегенә туры килә: укучыларны кызыксындыру, актульләштерү,  алынган белемнәрне ныгыту, камилләштерү, дәреснең дидактик максатыннан караганда, бик отышлы.

Әлеге дәрестә укытуның традицион метод һәм алымнары белән беррәттән, критик фикерләүне үстерүгә этәрә торган яңа педагогик технологияләр дә, яңа алымнар да кулландым.

       Критик фикерләүне үстерү максатында, дәрес барышында ТОКИН МЭТ, СИ ФИНК УАНДЭ алымнары, СИНГЛ РАУНД РОБИН, НАМБЭ АП структуралары, критик фикерләүнең вакыт, көтү, мөмкинлекләр, хезмәттәшлек, әйләнә-тирә мохит, яхшы мөнәсәбәт, аңлаешлы сөйләм теле кебек этәргечләре кулланылды. 

     Класс-кабинетта укучыларның урыннары дөрес формалаштырыды, командада эшләү өчен мөмкинлекләр тудырылды.  

    Белем һәм тәрбия бирүгә комплекслы якын килеп, дәресемдә балаларның тәрбиялелеген күтәрү өстендә дә эшләргә тырыштым.

             Дәресемә түбәндәге максатларны куйдым:

  1. Сүзтезмәләрне аера белү, аларны төркемнәргә бүлә белү ; тикшерү тәртибен үзләштерү;  анализлау, нәтиҗә ясый белү һәм җавапларны дәлилләп күрсәтә белү күнекмәсен үстерү;  
  2. критик фикерләү сәләтен үстерү;
  3. укучыларда  милли йолаларга, гореф-гадәтләргә мәхәббәт тәрбияләү.

        Минем фикеремчә, дәрескә куелган барлык максатларга ирешелде. Укучыларны дәрестә пассив тыңлаучы итеп түгел, ә танып белү процессында актив катнашучы итеп күрә белү, командада ярдәмләшеп эшләү, бер-берсенә карата яхшы мөнәсәбәттә булу, күтәренке кәеф белән эшләү дәрестә минем төп бурычым иде.

      Укучыларны дәрескә кызыксындыру максатыннан, генератив сорау куйдым. Үз фикерләрен курыкмыйча әйтергә этәргеч ясадым. Бергәләп эшләү нәтиҗәсендә матур нәтиҗәләргә ирешелде. Яңа алым һәм структуралар кулланып, укучылар үзләрен бәяли алдылар, ТИМ ЧИР кулланып үзләрен мактау бигрәк тә уңышлы булды дип уйлыйм. 

         Гомумән алганда, дәресләрдә яңа алым һәм структуралар, критик фикерләү этәргечләрен кулланып  эшләү бик отышлы һәм алга таба да аларны кулланырмын, дип уйлыйм.

Категория: Мои статьи | Добавил: Kifaya (01.04.2015)
Просмотров: 5325 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
avatar