Пятница, 29.03.2024, 19:02
Приветствую Вас Гость | RSS
Сайтка керү
Эзләү
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
                    
                    Татар теле укытучысы Заһирова Кифая сайты

Каталог статей

Главная » Статьи » Мои статьи

Дәрескә үзанализ

 

Дәрескә үзанализ.

 

Укытучы: К.А.Заһирова, МБГББУ «Сарман гимназиясе» 

Татар теле, 7 нче сыйныф.

Дәреснең темасы: Г Сабитовның “Тәүге соклану” әсәрендә хисләр бирелеше.

Дәреснең тибы: белемнәрне гомумиләштерү, ныгыту дәресе.

Дәреснең төзелеше:

    1.Оештыру өлеше.

    2.Ныгыту.Рефлексия.

    3.Йомгаклау.

       Дәреснең темасы программада проза әсәрләре  бүлегенә кертелгән. Әсәрне өйрәнүгә 2 сәгать вакыт бирелгән. Бу дәрес  икенче дәрес итеп өйрәнелә.

     Дәреснең тибы аның эчтәлегенә туры килә: укучыларны кызыксындыру, актульләштерү,  алынган белемнәрне ныгыту, камилләштерү, дәреснең дидактик максатыннан караганда, бик отышлы. Күзәтү һәм нәтиҗә ясау өчен, дәреснең 20 минутлык бер өлеше тәкъдим ителде. Дәреснең әлеге этабында  укытуның традицион метод һәм алымнары белән беррәттән, критик фикерләүне үстерүгә этәрә торган яңа педагогик технологияләр дә, ФДББС таләпләренә туры килүче яңа алымнар да кулландым.

       Критик фикерләүне үстерү максатында, дәрес барышында СИ ФИНК УАНДЭ алымы, КОНЕРС, ФОРМЕЙШЭНС структуралары өлешчә , критик фикерләүнең вакыт, көтү, мөмкинлекләр, хезмәттәшлек, әйләнә-тирә мохит, яхшы мөнәсәбәт, аңлаешлы сөйләм теле кебек этәргечләре кулланылды.  Дәрес Яхин  технологиясенә нигезләнеп алып барылды.

    Укытучы һәм укучыларның эшчәнлеге конкрет билгеләнде.

     Класс-кабинетта укучыларның урыннары дөрес формалаштырыды, командада эшләү өчен мөмкинлекләр тудырылды. 

   

             Дәресемә түбәндәге максатларны куйдым:

Белем бирү максаты:    укучыларны хикәя эчтәлегендәге хисне табарга һәм персонажларның  күңел дөньсын  күрергә өйрәтү.

Үстерү максаты:   укучыларның иҗади һәм критик фикерләү сәләтен, үз-үзеңә бәя бирү мөмкинлекләрен үстерүгә шартлар тудыру;

Тәрбияви максат:   фронталь сорау-җавап вакытында, төркемнәрдә эшләгәндә, аралаша белү, бер-береңне тыңлый белү културасы, ярдәмчеллек, пөхтәлек сыйфатлары тәрбияләү.

       

     Минем фикеремчә, дәрескә куелган барлык максатларга ирешелде. Укучыларны дәрестә пассив тыңлаучы итеп түгел, ә танып белү процессында актив катнашучы итеп күрә белү, командада ярдәмләшеп эшләү, бер-берсенә карата яхшы мөнәсәбәттә булу, күтәренке кәеф белән эшләү дәрестә минем төп бурычым иде. Үз фикерләрен курыкмыйча әйтергә этәргеч ясадым. Бергәләп эшләү нәтиҗәсендә матур нәтиҗәләргә ирешелде. Яңа алым һәм структуралар кулланып, укучылар үзләрен бәяли алдылар.

         Гомумән алганда, дәресләрдә яңа алым һәм структуралар, критик фикерләү этәргечләрен кулланып  эшләү бик отышлы һәм алга таба да аларны кулланырмын, дип уйлыйм.

Категория: Мои статьи | Добавил: Kifaya (01.04.2015)
Просмотров: 1052 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
avatar