Каталог статей
Главная » Статьи » Әдэбият |
20 нче йөз башы татар шигърияте буенча йомгаклау контроль эше I вариант А. 1. 20 нче йөз башында шигърияттә төп тема: а) әхлак; ә). дуслык; б).милләт язмышы 2. Бу өзек кайсы әсәрдән? “Еллар үтеп, бара торгач картайсам да, Бөкрем чыгып бетсә дә, хәлдән тайсам да...” а) “Шагыйрь” ә) “Китмибез!” б) “Милли моңнар” 3. С.Рәмиев әсәре: а) “Бүзләрем мана алмадым” ; ә) “Таң вакыты”; б) “Син кеше” 4. Үзе шагыйрь, үзе миллионер. Кем ул? а) С.Рәмиев; ә)Дәрдемәнд; б)М.Гафури 5. Дәрдемәнд әсәре: а) “Бүзләрем мана алмадым”; ә) “Таң вакыты”; б) “Син кеше” 6. Лирик жанрлар тупланган рәтне билгеләгез. а) хикәя, газәл, нәсер, очерк, фәрд; ә) мәдхия, газәл, шигырь, робагый гимн; б) шигырь, роман , мәрсия, газәл, җыр. 7. “Син- кеше!” шигыренең авторы: а) М.Гафури; ә) Дәрдемәнд; б) Н.Думави 8.Г.Тукайның матбугатта Тукаев имзасы белән басылган беренче шигыре? а)”Китмибез”; ә)”Ана догасы”; б)”Хөррият хакында” 9.Бу кем сүзләре? 10.Г.Тукайның «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» әсәренең жанры: 11.Реалист шагыйрьләр рәтен билгеләгез. а)М.Гафури, Н. Думави; ә) С.Рәмиев, Г.Тукай; б)М.Гафури, Г.Тукай. 12.Кайсы рәттәге язучылар прозаик та, драматург та, шагыйрь дә булган? а) М.Гафури, Н. Думави, С.Рәмиев; ә) С.Рәмиев, Г.Тукай, Дердемәнд; б)М.Гафури, Г.Тукай,Н.Думави. 13. Г Тукайга шигырь язу серләрен беренче булып өйрәтүче кеше? а)Мотыйгулла хәзрәт; ә)Габдрахман хәзрәт; б)Әхмәдулла учитель. 14. “Идел” газетасында эшләгән шагыйрь: а)Ш.Бабич; ә)С.Рәмиев; б)Дәрдемәнд. 15. Тоткынлык ачысын иҗатында чагылдырган шагыйрь: а) М.Гафури; ә) С.Рәмиев; б) Н.Думави. 16.Хатын-кызны олылау темасын актив кулланган шагыйрь: а)Г.Тукай; ә)С.Рәмиев; б)Дәрдемәнд. В. 1. Г.Тукайның иҗатын нинди чорларга бүлеп карыйбыз? Һәр чорга караган шигырьләрен языгыз. 2. Дәрдемәнд шагыйрьлекне ничек аңлый? | |
Просмотров: 3090 | |
Всего комментариев: 0 | |