Каталог статей
Главная » Статьи » Әдэбият |
Әдәбияттан тест. 8 нче сыйныф. 1 нче вариант. 1 нче өлеш 1.Новеллага дөрес бәяләмә бирегез: а) лирик геройның хис –тойгылары чагылган кечкенә күләмле чәчмә әсәр; ә) кечкенә күләмле хикәя; б) берничә сюжетлы, күп персонажлы чәчмә әсәр. 2.Чынбарлыкны хыялдагыча үзгәртеп,күтәренке итеп сурәтләү: а) классицизм; ә)романтизм; б) реализм. 3.Әдәби жанрлар тупланган рәтне билгеләгез. а) Әкият, хикәя, повесть; ә) шигырь, мәкаль, роман; б) повесть, комедия, шигырь. 4.Эпик әсәрләрнең төп эчтәлеге нәрсә? а) вакыйга; ә) конфликт; б) хис. 5.Түбәндәге әсәрләрнең кайсысы баллада жанрында язылган? а) И.Юзеев “Таныш моңнар” ә) Ш.Галиев “Кыя һәм кеше” б) Һ.Такташ “Урман кызы”. 6. И.Юзеевның “Таныш моңнар” поэмасының төп темасы: а) мәхәббәт; ә) тормышта үз урыныңны табу; б) югары белем алу. 7.Бу өзек кайсы әсәрдән алынган? “...Аның дөньяда иң якын ике кешесе була.Берсе – Хисами, берсе теге карт доктор. Ләкин озак та үтми, алар икесе дә картлыктан үләләр.” а) “Матур туганда” ә) “Утыз тиен” б “Дим буенда”. 8. И.Юзеевның “Таныш моңнар” поэмасында төп образ: а) Резидә; ә) Зөфәр; б)Сөмбел. 9.С.Җәләлнең ”Дим буенда” әсәре нинди әдәби төргә карый? а) лирик; ә) лиро-эпик; б) эпик. 10. Делла, Джим. Бу геройлар кайсы әсәрдән? а) “Фәрештәләр бүләге”; ә) “Дим буенда” б) “Утыз тиен”
Әдәбияттан тест. 8 нче сыйныф. 1 нче вариант. 2 нче өлеш
1.Лирик төргә караган жанр: а) хикәя; ә) гимн; б) очерк. 2.Халык авыз иҗаты жанрлары кергән рәтне билгеләгез. а) очерк, табышмак, әкият; ә) нәсер, мәзәк, мәкаль; б) әкият, әйтем ,табышмак. 3.Лирик әсәрләрнең төп эчтәлеге нәрсә? а) вакыйга; ә) конфликт; б) хис. 4. Баллада жанры кайсы әдәби төргә карый? а) эпик; ә) лиро-эпик; б) лирик. 5. Эпик төргә караган рәтне билгеләгез. а) шигырь,роман, драма; ә) новелла, хикәя, повесть; б) комедия , бәет, роман. 6. Бу юлларның авторы кем? “ Ак чәчәкләр ява Дөнья матур...” а) Ш.Камал; ә) Һ.Такташ; б) М.Галиев. 7.”Таныш моңнар” поэмасының авторы: а) Ш.Галиев ; ә) Г.Тукай; б) И.Юзеев. 8.Иҗатының икенче чорында Такташ нинди иҗат тибында язган? а) реализм; ә) натурализм; б) романтизм. 9. Ш.Камалның “Матур туганда “ романының төп сюжет сызыгы кемнәр турында? а) бюрократлар; ә) коммунарлар; б балыкчылар. 10.”Газраилләр” шигырен язганда Такташка ничә яшь була? а) 22; ә) 15; б) 17. | |
Просмотров: 4263 | |
Всего комментариев: 0 | |