Пятница, 26.04.2024, 11:10
Приветствую Вас Гость | RSS
Сайтка керү
Эзләү
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
                    
                    Татар теле укытучысы Заһирова Кифая сайты

Каталог статей

Главная » Статьи » Әдэбият

Әдәбияттан тест

Әдәбияттан тест. 11 нче сыйныф..

1 нче өлеш

1.”Классик әдәбият төшенчәсенә дөрес бәяләмә бирегез:

а) теләсә кайсы милләнең гасырлар буена тупланган әдәби мирасы;

ә) ХХ йөзгә кадәр иҗат ителгән иң яхшы әдәби әсәрләр;

б) идея һәм художество эшләнеше ягыннан үрнәк булырлык элекке һәм хәзерге әдәби әсәрләр .

2.Чынбарлыкны хыялдагыча үзгәртеп,күтәренке итеп сурәтләү:

а) классицизм;

ә)романтизм;

б) реализм.

3.Әдәби жанрлар тупланган рәтне билгеләгез.

а) Әкият, хикәя, повесть;

ә)  шигырь, мәкаль, роман;

б) повесть, комедия, шигырь.

4.Түбәндәге жанрларның кайсысы лиро-эпик төргә карый?

а) баллада;

ә) хикәя;

б) очерк.

 

5.Лирик төргә караган жанр:

а) хикәя;

ә) нәсер;

б) очерк.

6 .Халык авыз иҗаты жанрлары кергән рәтне билгеләгез.

а) очерк, табышмак, әкият;

ә) нәсер, мәзәк, мәкаль;

б) әкият, әйтем ,табышмак.

7.Лирик әсәрләрнең төп эчтәлеге нәрсә?

а) вакыйга;

ә) конфликт;

б) хис.

8. Баллада жанры кайсы әдәби  төргә карый?

а) эпик;

ә) лиро-эпик;

б) лирик.

9.Табигать белән бәйле хис-кичерешләрне чагылдырган шигъри жанр:

а) фәлсәфи лирика;

б) күңел лирикасы;

ә) пейзаж лирикасы.

10.М.Җәлилнең “Сандугач һәм чишмә” әсәре кайсы жанрга карый?

а) баллада;

ә) хикәя;

б) поэма.

11. Ә.Еникинең “Бер генә сәгатькә “әсәре нәрсә турында?

а) мәхәббәт;

ә) фашизмның ерткычлыгы;

б) сугыш чоры кешеләренең күңел дөньясы .

12.Бу өзек кайсы әсәрдән алынган?  

   “...Аңа күтәрелеп карагач та, минем йөрәк әллә нишләп китте.Яшермичә әйтим, бер чиркану тойгысы йөрәкне өшетеп җибәргәндәй булды:бичара хатынның бөтен битен-күзен кайчандыр кичергән рәхимсез чәчәк зәхмәте тәмам бозып бетергән иде.”

а) “Матурлык”

ә) “Намус”

б “Туган туфрак”.

 

 

13. Ә.Еникинең “Туган туфрак “повестенда күтәрелгән төп проблема.

а) табигатьне саклау;

ә) буыннар арасындагы бәйләнеш;

б) авылларны саклап калу.

14.Г.Бәшировның “Намус” әсәрендә төп тема:

а) мәхәббәт;

ә) хезмәт;

б) сугыш.

15. Кайсы шагыйрьтатар  поэзиясен яңа типтагы строфа белән баетты?

а) И. Юзеев;

ә) Х.Туфан

б) С.Хәким

16. Бу юлларның авторы кем?

    “  Бирде дөнья кирәкне,

Еламаска өйрәтте...

Кайсыгызның кулы җылы?

Бәйлисе бар йөрәкне.”

а) Ф.Кәрим;

ә) Һ.Такташ;

б) Х.Туфан.

17.Г.Исхакыйның “Көз” повестенда рухи яктан көчсез герой:

а) Нәфисә ;

ә) Гөлсем;

б) Сәхибә.

18.СССР язучыларының беренче съезды ничәнче елда була?

  а)  1933

  б)  1936

  ә) 1934.

19. Сугышта һәлак булган язучылар рәтен билгеләгез:

а)  С.Хәким, М.Җәлил, Һ.Такташ;

б)  Ф.Кәрим, М.Җәлил, В.Мифтахов;

ә)  Х.Туфан, Ф.Кәрим, М.Җәлил.

20. Сталин репрессиясенә эләккән язучылар рәтен билгеләгез:

а)  Х.Туфан, Г.Ибраһимов, К.Тинчурин;

б)  Ф.Кәрим, С.Хәким, Г.Кутуй;

ә)  М.Галәү, Һ.Такташ, И.Юзеев.

 

2 нче өлеш 

 1.Авторларны һәм әсәрләрне туры китерергә.

Х.Туфан                                    “Дару”

 Ф.Кәрим                                   “Тургай нигә эндәшми?”           

 М.Җәлил                                  “Матурлык”   

Г.Кутуй                                      “Рәссам”

Ә.Еники                                      “Кереш җыр”     

Н.Исәнбәт                                   “Идегәй”

 

2.Әсәр һәм жанрларны туры китерергә.

 

“Кем җырлады”                 поэма

“Ышанма”                          роман

“Намус”                             хикәя

 “Мәк чәчәге”                   шигырь

 “Хат ташучы”                 нәсер

“Идегәй”                          трагедия

 

 

Категория: Әдэбият | Добавил: Kifaya (17.02.2016)
Просмотров: 2064 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
avatar