Вторник, 06.12.2022, 06:25
Приветствую Вас Гость | RSS
Сайтка керү
Эзләү
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
                    
                    Татар теле укытучысы Заһирова Кифая сайты

Каталог статей

Главная » Статьи » Әдэбият

дәрес эшкәртмәсе

Әдәбият. 7 сыйныф.

        Тема. Г Сабитовның “Тәүге соклану” әсәрендә хисләр бирелеше.

 

Белем бирү максаты:    укучыларны хикәя эчтәлегендәге хисне табарга һәм персонажларның  күңел дөньсын  күрергә өйрәтү.

Үстерү максаты:   укучыларның иҗади һәм критик фикерләү сәләтен, үз-үзеңә бәя бирү мөмкинлекләрен үстерүгә шартлар тудыру;

Тәрбияви максат:   фронталь сорау-җавап вакытында, төркемнәрдә эшләгәндә, аралаша белү, бер-береңне тыңлый белү културасы, ярдәмчеллек, пөхтәлек сыйфатлары тәрбияләү.

 

Дәрес тибы: белемнәрне гомумиләштереп һәм ныгыту дәресе

 

Җиһазлау:  компьютер, мультимедия  проекторы, таратма материал (маркер, каләм, карточкалар) ,  дәреслек  (А.М.Абдуллина, Л.К.Хисмәтова, Ф.Х,Җәүһәрова  “Әдәбият” 7 сыйныф, Казан, 2014 ел,76-78 нче битләр).

                                                              Дәрес барышы

 

 

Эш этаплары

Этапның эчтәлеге

 

1.

Оештыру моменты:

дәреснең бу этабына төп максатны кую;

дәрес башында укучылар эшчәнлегенең ысулларын күрсәтү, укучыларда уку эшчәнлегенә, дәрес һәм алда өйрәнәчәк темага тиешенчә кызыксыну уяту (классның реаль мөмкинлекләрен искә алып);

I. Оештыру моменты.

1. Оештыру моментының төп максаты – балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру. Моның өчен укучылар белән әңгәмә үткәрелә:

Исәнмесез, һәммәгез дә!

Хәерле көннәр сезгә!

Тел һәм зиһен ачкычлары

Телимен һәммәгезгә!

− Хәерле көн, балалар! Кәефләрегез әйбәтме?

 

   2. Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү.Исәнләшү, танышу, эш тәртибен аңлату. Команда булып эшләячәкне хәбәр итү.

 

2.

     Рефлексия

дәреснең бу этабында укучылар алдында куеласы төп максатны билгеләү;

әңгәмә вакытында укучыларның җавапларын бәяләү өчен ысул һәм алымнарны билгеләү;

укучыларның  мөмкинлекләрен искә алып, максатка ирешү ысул һәм формаларын күрсәтү;

 

   II.  Уку эшчәнлеге буенча рефлексия.

 Укучылар игътибарына  видео тәкъдим ителә ,яңа теманы үзләштерүгә әзерлек эше алып барыла .      

   Видеокүзәтүдән соң, укучыларга  сораулар бирелә.

  -   Рәсемнәрне күзәткәннән соң, күңелегездә нинди хисләр туды?(фикер алышу уздырыла, укучылыр соклану хисен атарга тиешләр). Укучылар, сез тагын нинди хисләрне атый алыр идегез?

Мин сезгә бер минут вакыт бирәм. Сез үз фикерләрегезне языгыз. 

  

    Сез әле генә аерым-аерым эшләдегез. Хәзер команда белән эшләп карыйк әле. Барыгызда да булган биш хисне уртага язып куегыз әле. Мин сезгә тагын  бер минут вакыт бирәм. Эш тәмамлангач, 2 номерлы укучы команда исеменнән җавап бирер.

     Вакыт тәмам булгач, укучыларның фикерләре  тыңлана һәм нәтиҗә ясала.

     - Укучылар, ничек уйлыйсыз, без бүген нәрсә хакында сөйләшәчәкбез?

     - Хисләр турында.

     -  Хис нинди әсәрнең төп эчтәлеге?

     - Ничек уйлыйсыз,проза әсәрләрендә дә хис булырга  мөмкинме?

   - Әйе. Без бүген     Г. Сабитовның “Тәүге соклану”   хикәяседә  хис-кичерешләр  бирелеше хакында сөйләшербез.

     - Хисләр бирелешен без сезнең белән хикәя эчтәлеге белән бәйләп барырбыз.  Әсәр беренче зат исеменнән сөйләнә. Әйтегез әле кем исеменнән? Сөйләүче берәү генәме?   

    Укучыларның җаваплары тыңлана. Катнашучыларның исеме тактага языла.                      

    Фронталь сорау-җавап үткәрелә.

     -  Әсәр нәрсә турында? Малайлар нәрсә эшлиләр? Һ.б.    Шатлыкмы ул алар өчен? (шатлану)

     - Малайлар күңелендә нинди хис барлыкка килә?

     - Әлбәттә, соклану хисе. Дәвам итик. Араларында соклану хисе кичермәгән малай да бар бит әле. Кем ул?

     - Әйе. Хәниф. Ә аның күңелендә нинди хис барлыкка килә? 

    - Дөрес. Көнләшү(көнләшү хисе турында фикер алышалар).

    - Балыгын югалтканнан соң, малайның күңелендә нинди хисләр барлыкка килә?

    - Борчылу, кайгыру, хәтта үч алу хисе барлыкка килә.

    - Ак болытлар күргәч, аның күңелендә ниди үзгәрешләр барлыкка килә.

     - Өметләнү, ышаныч.

     Ак болытлар күрү белән, малай бу ямьсез вакыйганы

оныта һәм аның күңелен яңадан шатлык баса. Аның хыялы, кара уйлы Хәнифне ташлап, биеккә күтәрелә, ерак юлга чыккан болытларга иярә. Малай  бала чакта алтын балык эләксә иде дип тели, өлкән яшьтә дә шул теләктә кала. Алтын балыктан нәрсә сорар иде икән ул? (сагыну , юксыну хисләрен ачыклау өчен фикер алышу уздырыла)

 

    Укучылар, сезнең каршыгызда өч төрле төстә(ачык зәңгәр, караңгы зәңгәр, көлсу) болыт рәсемнәре куелган. Сез бу болытларны кайсы герой белән чагыштырыр идегез. Шул болытларга аларга хас хисләрне белдерә торган сүзләрне урнаштырыгыз әле.

Көнләшү хисен кайсы болытка урнаштырыр идегез. Ни өчен?

3

Өй эше бирү.

 

V. Йомгаклау

1.Конерс. Формейшэнс эшләнә. Әңгәмә . Хисләнү – яшәү дигән сүз.Яшел үлән назын тоеп сокланабыз икән, кояш җылысын, күкнең чиста зәңгәрлеген тоеп сөенәбез икән, димәк, без яшибез.

       - Дәрес сезгә ошадымы?

      - Бүген алган белемнәрегезне киләчәктә дөрес кулланырсыз дип ышанып калам.

Категория: Әдэбият | Добавил: Kifaya (31.03.2015)
Просмотров: 1756 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
avatar