Каталог статей
Главная » Статьи » Әдэбият |
“Бер җүләрлек диләр мәхәббәтне...” (11нче сыйныфта Фоат Садриевның “Кыргый алма әчесе” повесте буенча мастер-класс) Максат. 1. Укучыларны бүгенге көн әдәбиятының матур үрнәкләре белән таныштыру һәм кызыксыну хисе уяту. 2. “Кыргый алма әчесе” повесте мисалында Ф.Садриевның романтик әдәбиятка сулыш өрүче икәнен исбатлау. Образларга бәя биреп, татар әдәбияты өчен яңа романтик тип белән таныштыру. 4. Яңа технологияләр кулланып, укучыларның иҗади һәм критик фикер йөртү сәләтен үстерү. 5. Үсмерләрдә югары әхлакый сыйфатлар булдыру, саф мәхәббәт хисе төшенчәсен аңлату. Җиһазлау. Язучының портреты, әсәр , китапларыннан төзелгән күргәзмә, мультимедиа, компьютер. Дәрес барышы. “...Илаһи көч эзләп барганда, Нигә соң аймылды юлларым?” (Л. Кәшфи) I. Оештыру. Хәерле көн, хөрмәтле укучылар! Дәресебезне башлыйбыз. Бүгенге әдәбият дәресебез гадәти түгел. Мин сезне эчкерсез сөйләшүгә чакырам. Минем белән бергә мәхәббәт дәрьясын иңләргә әзерме сез? II. Актуальләштерү һәм уку эшчәнлеген оештыру. Мастер-классыбызның темасы ” Бер җүләрлек диләр мәхәббәтне...” дип атала. “...Мәхәббәт ул үзе иске нәрсә Ләкин һәрбер йөрәк аны яңарта...” Әйе, кемнәр генә янмаган сөю утларында. Ләйлә-Мәҗнүн. Таһир-Зөһрә, Йосыф-Зөләйха мәхәббәтләре гасырлардан гасырларга килә. Мәхәббәт темасы әдәбиятта мәңгелек темаларның берсе. Бу темага мөрәҗәгать итмәгән берәр язучы бар микән? Ә шулай да нәрсә соң ул мәхәббәт? Нинди хис ул? Әйдәгез, шул хакта фикер алышыйк. Аның өчен мин сезгә видео-ролик тәкъдим итәм. (3 нче слайд. Анда мәхәббәт темасын чагылдырган төрле рәсемнәр урнаштырыла) Рәсемнәрне күзәткәннән соң, фикер алышу уздырыла. Бер-ике матур фикер тактага языла. Укытучы. Мәхәббәт хисләренең иң кайнары, мөгаен, егет белән кыз арасында була торганыдыр. Ф. Садриевның “Кыргый алма әчесе” повесте геройлары Вилдан белән Әнвәрә дә искәрмә түгел. Әйдәгез, аларның мәхәббәт тарихына тукталып китик. ( Укучылар укытучы белән берлектә иң кыска эчтәлекне искә төшереп китәләр) III. Уку мәсьәләсен чишү. Укытучы. Әнвәрә белән Вилданның матур гына башланган мәхәббәт тарихы сынаулар алдында кала. Вилдан мәхәббәт хакына корбан таләп итә, ә ул мәхәббәтнең юкка чыгуына , ике кешенең бәхетсезлегенә китерә. Вилданның Әнвәрәне һәм үз-үзен яратуы арасында бәргәләнүе, шул сәбәпле сөйгәнен югалту тарихы тасвирлана.
Көтелгән җавап. Әнвәрә (образга бәя бирелә). Әнвәрә – ялкын, ут.”Күбәләктәй җиңел гәүдәле, һәрчак көләч, җырга-биюгә дигәндә чәчрәп торган Әнвәрә театрга кояштай балкып килеп керде.” “Әнвәрә бер басасы урынга биш басты, ул сөйләшмәде – сайрады, ул эшендә тир түкмәде – һәр күзәнәге белән ләззәт диңгезендә йөзде...”Намуслы, сизгер күңелле, хис белән яши. Ул – талантын башкалар белән уртаклашып яшәү өчен яратылган кеше. Көтелгән җавап. Вилдан – Әнвәрәнең капма-каршысы.”Әйтерсең лә, аның гәүдәсе гәүдә генә түгел, төп-төз биек багана; гүя һәммәсе дә күренмәс туры сызык белә тигезләнгән:текә киң маңгай, кылыч борын, юка иреннәр,уйчан йөз, аксыл-соры чәчләре, шундый ук кашлары.” Ул башкалардан читтрәк йөрергә тырыша, аларга югарыдан яши, салкын, ләкин чын мәгънәсендә талант иясе итеп сурәтләнә. Моңлы тавышка ия җырчы, рәсем остасы булган Вилдан талантын башкалар белән уртаклашырга теләми, сәхнә түрендә берүзе булырга омтыла. Слайдтагы вариант.
Укытучы. Укучылар, Әнвәрә белән Вилданның холкына хас сыйфатларны билгеләгәч, алар хакында тагын нәрсәләр әйтә алыр идегез (фикер алышу). Әйе, Вилданның үз-үзен яратуы күпләрне кыен хәлдә калдыра. Ничек кенә булмасын, әсәрне укыганнан соң, күңелдә Вилданга карата салкынлык барлыкка килми, киресенчә, җылы хисләр уяна. Бәлки кызганудандыр. Аларның икесен дә бәхетле итәсе килә. Язучы бу әсәрдә чын мәгънәсендә гүзәл ике романтик тип иҗат итә. Алар талантлы артистлар, хис кешеләре. Язучы геройларын үзе күрергә теләгәнчә сурәтли. Әйдәгез әле әсәрнең исеменә әйләнеп кайтыйк. “Кыргый алма әчесе”. Нинди була икән ул кыргый алма әчесе ? (алдагы слайд тәкъдим ителә, анда төрледән төрле алма рәсемнәре) Укытучы. Әле генә караган рәсемнәрдә сез алмалар күрдегез.
IV. Уку эшчәнлеге буенча рефлексия. Укытучы. Укучылар, әсәрнең исеме эчтәлек белән бәйләнештә туры мәгънәдә бирелгәнме? Әсәр кыргый алма әчесе турындамы? (Укучылар җавабы тыңлана.Алар алымның метафора булуын әйтәләр) Укытучы. Әйе, исемгә чыккан кыргый алма, аның әчесе метафора булып килә.Кыргый алма, беренче чиратта, кешенең холык-фигылен символлаштыра. Аның әчесе Әвәрәгә дә, Вилданның үзенә дә җитәрлек була.Шулай итеп, метафора Вилдан характерына да, аларның үзара мөнәсәбәтләренә дә, мәхәббәт тарихына да бәя бирә. Метафора тагын кайда кабатлана? Көтелгән җавап. Әсәрнең ахырында. Кар каплаган ботаклардагы алмаларның коелып бетмәгән булуы – мәхәббәт әчесенең гомер буе озатачагы. Бу өләштә әсәрнең идеясе табыла.Идеяне табу өчен укучылар әсәрнең соңгы вакыйгасына әйләнеп кайталар.Автор аларны алмагач янында очраштырырга тели. Әнвәрә мәхәббәт хакына барсына да әзер икәнлеген күрсәтсә дә, Вилдан үзен үзгәртерлек көч таба алмый. Укытучы. Укучылар, сезнең өстәлләргә алмалар сүрәтләнгән кәгазьләр куелган. Алмалар яшел, кызыл, сары төстә. Алар нинди мәхәббәтне символлаштыра икән? Ә буш урынга Әнвәрә белән Вилдан алмасын ясап карагыз әле. (укучылыр рәсем ясыйлар, аңлатма бирәләр)
Көтелгән җавап. Мәхәббәттә бәхетле булыр өчен, үзең хакында түгел, яраткан кешең турында уйларга кирәк. Үзеңне артык ярату бәхетсезлеккә,үкенечкә китерә. V.Йомгаклау. Укытучы сүзе. Чыннан да, ярату – ул кеше өчен иң затлы бөек хис. Аның серен әле тулысынча аңлата алучы булганы юк. Ә ярату нинди булырга мөмкин? (Икенче дәрескә укучылар үз фикерләрен язып киләләр.) | ||||||
Просмотров: 1397 | |
Всего комментариев: 0 | |