Пятница, 19.04.2024, 03:52
Приветствую Вас Гость | RSS
Сайтка керү
Эзләү
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
                    
                    Татар теле укытучысы Заһирова Кифая сайты

Каталог статей

Главная » Статьи » Әдэбият

мастер-класс

Татар әдәбиятыннан мастер-класс

Тема. Әхлакый кыйммәтләр – тормыш нигезе.

Максат. Н. Гыйматдинованың “Елан” әсәренә нигезләнеп, иҗади  фикер йөртү алымнары аша  күркәм әхлакый сыйфатлар, аралаша белү, бер-береңне тыңлый белү культурасы, ярдәмчеллек, пөхтәлек тәрбияләү.

Җиһазлау: презентация, магнитлы такта, агач рәсемнәре, кәлам, кәгазь, агач макеты һәм җимешләр.

Мастер-класс барышы

Хәерле көн , хөрмәтле коллегаларым!

Ничек кәефләрегез?  Хәл-әхвәлләрегез! Рәсемдәге кояш кебек балкып яшәргә язсын !

Хөрмәтле коллегалар !

       Борынгы фәлсәфәчеләр:” Кеше ике тапкыр туа . Беренче тапкыр физик яктан , икенчесе рухи яктан, “- дигән. Икенче тапкыр туу иң катлаулы , дәвамлы процесс. Бүгенге әдәбият дәресләренең бурычы – иҗади  алымнар аша бала күңеленә үтеп кереп , аларда күркәм әхлакый сыйфатлар тәрбияләү. Ягъни рухи яктан туарга, рухи байлык тупларга ярдәм итү.

        Бүгенге мастер-классыбыз шушы әхлакый кыйммәтләр хакында сөйләшүдән гыйбарәт.

      Әңгәмәбезне рәсемнәр күзәтүдән башлыйк . 

  • Әлеге рәсемнәрдә сез нәрсә күрдегез ?
  •  Агач .
  • Агачлар бертөрлеме? Нинди алар?

 

яшел агач

 кытыршы агач

 зифа агач

 саргайган агач

 ылыслы агач

 яфраклы агач

 корыган агач

җимешле агач

ялгыз агач

 

 

    Агачлар да кешеләр кебек төрле –төрле икән. Бәлки шуңадыр кеше тормышын еш кына агач белән чагыштыралар .

     Күзләрегезне йомыгыз әле. Ә хәзер үзегезне агач итеп күз алдына китерегез .

     Агач кояш үрелә , яктылыкка омтыла . Тамырлары белән туфракның иң тирән катламнарына үтеп керә , су эчә , сулый , җилдә тирбәлә . Агачның җылысы бар , үз холкы бар . Агачның да җаны бар. Күзләрегезне ачыгыз.

Сорау-җавап рәвешендә әңгәмә корыла.

Мин хәзер сезгә бер минут вакыт бирәм, үз агачыгызны ясап карагыз әле (фокус группа өчен).

Алга таба аудитория белән эшли торырга мөмкин.

    Хөрмәтле коллегалар!  Сезнең белән агачлар дөньясына сәяхәт кылыйк әле. Агач нинди өлешләрдән тора (тамыр, кәүсә, ботак, яфрак, җимеш һб ). Кеше белән чагыштырыгыз әле. Рәхмәт!

    Фокус группа белән нәтиҗә ясала.  Рәхмәт! Сез -  бүгенге тормыш геройлары. Ә мин сезне әдәби әсәр герое белән таныштырам.                          ( Н.Гыйматдинованың “Елан” әсәренең иң кыска варианты тәкъдим ителә. (5 минут сөйләү)

    - Әсәр кем турында? (Фәһимә)  Фокус группа белән әңгәмә. Агач рәсеме тәкъдим ителә.

    - Бу - Фәһимә агачы. Бу агач Фәһимәгә охшаган, чөнки......

   Фокус группага кызыл төстәге, залда утыручыларга яшел төстәге җимешләр таратыла

        Фәһимә холкына хас сыйфатларны җимешкә язалар (фокус группа).

    Хөрмәтле коллегалар!  Җимешле агачны күз алдына китереп карагыз әле. Җимешне сез нәрсә белән чагыштырыр идегез.Мин сезгә яшел алмалар тараттым. Әйдәгез, үзебездә булган матур сыйфатларның кайсысын булса да Фәһимәгә бирик.(җимешкә матур сыйфатлар язалар)

  Минем кулымда Фәһимә агачы. Әйдәгез бергәләп агачны тулыландырыйк.(яфрак һәм җимешләр эленә)

      Хөрмәтле коллегаларым! Һәммәгезнең агачы нык тамырлы, төз кәүсәле булсын, тормышның кырыс җилләренә бирешмәсен, татлы җимешләрегез мул булсын.

Категория: Әдэбият | Добавил: Kifaya (02.04.2015)
Просмотров: 4701 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
avatar