Пятница, 29.03.2024, 00:53
Приветствую Вас Гость | RSS
Сайтка керү
Эзләү
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
                    
                    Татар теле укытучысы Заһирова Кифая сайты

Каталог статей

Главная » Статьи » Әдэбият

тест

9 НЧЫ СЫЙНЫФТА ТАТАР ӘДӘБИЯТЫННАН 2014-2015 НЧЕ УКУ ЕЛЫ өчен АРАДАШ АТТЕСТАЦИЯ ЭШЕ (ТЕСТ)

1. Язу һәм язма әдәбият туу һәм үсү өчен нинди шартлар кирәк?

а) дәүләтчелек, утрак тормыш, шәһәрләр булу, башка илләр һәм халыклар  белән төрле бәйләнешләрдә торү;

ә)  дәүләтчелек, күчмә тормыш, күчеп йөрү өчен җәйләүләр, башка илләр һәм халыклар  белән төрле бәйләнешләрдә торү;

б) аерым – аерым кабиләләр булып яшәү, башка илләр һәм халыклар  белән төрле

2. Гомумтөрки әдәбият кайсы чорларны үз эченә ала?

а) XII – XIII йөзләргә кадәр вакыт           ә) XIII – XV йөзләрне

б) V - VI йөзләрне                в) дөрес җавап бирелмәгән  

3. Рәсми рәвештә болгарлар ислам динен кайчан кабул итә?

а) 737 нче елда          ә) 922 нче елда     б) VI гасырда            в) дөрес җавап бирелмәгән

4. Рәдиф нәрсә ул?

а) шигырь төзелеше;  ә) Сәйф Сараи әсәренең исеме;б) газәлдә кабатланып килүче аерым сүз яки сүзләр төркеме;

5. “Идегәй”нең жанры?

а) поэма;                    ә) дастан;          б) әкият;

6. Дастанга хас сыйфатлар?

а) икеьюллык строфалардан – бәетләрдән төзелә, рифмалардан соң рәдиф кабатланып килә, уртача күләме 5-12 строфадан тора, ахырында автор үзенең исемен яки кушаматын куллана.

ә) башта 3 юлы үзара рифмалашкан, дүртенче юлы рифмасыз дүртьюллыклар, һәр строфа имди сүзенә төгәлләнә;

б) лиро-эпик характердагы әдәби әсәр. Анда вакыйга-хәлләр уй-кичерешләр белән үрелеп бара. Кагыйдә буларак әкияти сюжетлар, легенда-риваятьләр эшкәртелә, хыялый һәм чынбарлык күренешләре үзара үрелеп бара.

7. "Шәрык” төшенчәсе нәрсәне аңлата?

а)көнбатыш дигәнне   ә) фарсы әдәбиятын гына    б) көнчыгыш дигәнне      в) гарәп әдәбиятын гына 

6.Кыйссаи Йосыф” та кулланылган төп деталь

а) кулъяулык;                  б) төш;                   в) кое.

8.“Кыйссаи Йосыф” әдәбиятның кайсы төренә карый?

    а)драма;                б)лиро-эпик;                 в)лирика.

9.Түбәндәге әсәрләрнең кайсы дастан түгел?

а) “Сөһәйл вә Гөлдерсен”;            б) “Китмибез”;                в) “Идегәй”.

10. Газәл жанрының төп тематикасы

а)  олуг затларны мактау;                б) мәхәббәт;                     в) Аллага табыну.

11.Түбәндәге кушаматларның кайсы язучы туган төбәк белән бәйләнешле түгел?

а) Мәхмүд Кашгарый;                 б) Әхмәд Ясәви;                     в) Кол Гали.

12. Шәрык классикасының төп ядкәре – 

а) "Мең дә бер кичә”            ә) "Кәлилә вә Димнә”    б) Коръән                        в) дөрес җавап бирелмәгән 

13. Кол Гали фикеренчә бәхетле тормышның нигезе –

а) бердәмлектә, татулыкта, кешелекле мөнәсәбәтләрдә;

ә) Йосыф кебек һәрьяктан камил затларда;          б) матурлыкта, көчтә, алдан күрүчәнлектә;

14. “И Идел йорт, Идел – йорт

     Идел эче имин йорт,

     Атам кияү булган йорт,

    Иелеп хөрмәт кылган йорт;

    Анам килен булган йорт,

    Иелеп сәлам биргән йорт; ...” Бу юллар кайсы әсәрдән алынган?

а) “Кодатгу белек”;               ә)  “Сөһәйл вә Гөлдерсен”;                   б) “Идегәй”;

15.Борынгы һәм Урта гасыр әдәбиятында язучыларның төп идеалы

а) матур әхлакый сыйфатларга ия белемле кеше;    б) көрәшче;       в) туган як табигатен яратучы.

16. Йосыфтагы хәлиткеч сыйфатлар?

а) укымышлылык;        ә) сабырлык, тугрылык;                         б) шәфкатьлелек;

17. Идегәйнең чын исеме?

а) Идегәй;                ә) Котлыкыя;                 б)Туктамыш;                в)  Кобогыл;

Категория: Әдэбият | Добавил: Kifaya (28.05.2015)
Просмотров: 1770 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
avatar