Суббота, 27.04.2024, 07:22
Приветствую Вас Гость | RSS
Сайтка керү
Эзләү
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
                    
                    Татар теле укытучысы Заһирова Кифая сайты

Каталог статей

Главная » Статьи » Шигърият дөньясында

А. Гыйләҗев "Яра" (өзек)

Хәйран вакыт узды, өйдә дә, авылда да аны үлгән дип санарга күнекәннәрдер.Һәм шул чакта гомерлек гарип, имгәк булып кайтып керсенме? Чыдармы ата-ананың йөрәге?  Өстәмә газап китермәсме Габдулла?

Кайтыргамы?

Кайтмаскамы?

Авылларының урамына кергәндә бу сорауларга җавабы әзер түгел иде әле Габдулланың.Кинәт кенә сыкранган күңелгә яңа уй иңде: “әгәр әти бнлән әни таныса, калам...Юк икән, китәм дә барам!”

Исәннәрмесез, - диде ул аңкавына ябышкан телен чак- чак әйләндереп.

Карт белән карчык бусага янына басып тынып, йомылып калган сәер юлаучыга карадылар: кем булыр бу? Хәерче дисәң өстендә солдат киемнәре, гимнастерка.Ни көтә ул? Ник дәшми?

Уз , мосафир, утыр, -диде Зөләйха, танырга теләгәндәй якынрак килеп. Керүченең гариплеген, кот очарлык ямьсезлеген күреп, ул чак кычкырып җибәрмәде, тыелып калды.
Рәхмәт, рәхмәт, - Габдулла биштәрен дә салмыйча ян сәкенеңбашына барып утырды.

-Кай якларга юл тотуың, солдат? – диде Сөләйман. – Берәр якка барышыңмы, кайтышмы?

           -Кайтыш , -дип көрсенде Габдулла. – Кайтам,кайтам, һич өйгә эләгеп булмый.      Көтеп тә арганнардыр инде. Юкка чыкты дип тә беләләрдер. Ярый , барыр юлым байтак,Юк кузгалырга кирәк миңа, - диде мосафир.

           - Ашыкма син, хәзер чәем кайнап чыга,- диде Зөлайха.

             - Булса, салкын чишмә суы эчәр идем. Бик салкынын

            - Анысын да хәзер алып кайтырбыз, - диде карт, - чишмә ерак түгел, ындыр артындагы тауда гына.

            - Рәнҗемәгез, зинһар, үзем барып эчсәм дим... чишмәләр дә сагындырды.

Солдат капкадан чыккач та уңга борылып, Чуал яры буйлап, Олы суга, чишмә ягына төшеп китте.

     “ Ата –анаң да танырлык булмагач, син инде ят кеше, артык кашык!” –дип кыйналды аның җаны. – көтәләр икән алар үз улларын – Габдулланы көтәләр, синең ише гарип-горабаны түгел! Уйларына уралган солдат чишмә янына төшеп җитүен сизми дә калды. Чуал чип-чиста, йомры таш янында тагын да чистарак. Басмага кергәч, ул гимнастерка якасын ычкындырып җибәрде. Көч-хәл белән иелеп, сыңар учына су тутырып озак кына эчте...

 Габдулла саклыкны югалткан иде, хәзер үкенде. Тик бер килгәч, Йомры ташны күрми китә алмый иде ул.Габдулла үзен-үзе белгәннә бирле, Сабан туе буласы көнгә каршы кызлар Йомры таш янына менеп, сөйгәннәренең исемен атап, кавыштыруны сорыйлар, таш янындагы агачларга кулъяулык эләләр иде.

    Габдулла бизәлгән агачка якынрак килде. Эленгән нәрсәләрнең бәби күлмәкләре икәнен күреп имәнеп китте. Ә инде агач төбендә җәйрәп йоклап яткан хатын-кызны абайлап, бөтенләй тынсыз калды. Ни булган бу хатынга? Чишмә анасыннан ни сорап менгән? Үзе авырумы, баласымы? Нидер сорарга менгән икән, ни дип йоклап ята ул?

     Дүрт ай буе баласы елаган, дүрт ай дәвамында йокы күрмәгән ананың шулай онытылып китүен Габдулла күңеленә китерә алмады.

Хатын уянмасмы дип көтеп торды ул. Йомры таш белән чишмә белән бүтәнчәрәк саубуллашасы килә иде аның.

 Хатын уяныр да кайтып китәр, көтим бераз дип уйлады солдат. Чыннан да озак та үтми хатын торып утырды, Габдулланы күрде, ләкин үз күзләренә ышанмады, кеше кыяфәтендәге өрәк изге урыннарда нишләп йөрсен? Ә габдулла аны шунда ук таныды. Бу аның сөйгәне Зәйтүнә иде. Чак кына да үзгәрмәгән, тагын да чибәрләнгән, тулыланып киткән. Йә хода! Моңарчы бихисп мәртәбәләр дошман күзеннән яшеренә белгән атаклы разведчик Габдулла үз туган җирендә дөнья йөзендәге иң кадерле кешесеннән, бердәнбереннән посып утырырга тиеш. Юк! ЮК! Күренергә, Зәйтүнәне өркетергә ярамый.

    Тын тарлавыкта яш хатынның һәр хәрәкәтен, һәр сүзен ап-ачык ишетеп торды Габдулла.Зәйтүнәнең кияүдә икәнен дә, баласы барлыгын да белде.

    Тик бер нәрсә сәер иде: нигә менде ул Йомры таш янына? Кем белдерде аңа Зәйтүнәнең монда икәнен? Аның тауга менәсен сизеп килгәнме Зәйтүнә?

     Уйлар йомгагын сүтә-сүтә, Габдулла бер мизгелгә сизгерлеген югалтты., ул Зәйтүнәне соңгы кабат күреп калырга теләп сузылып карады. Зәйтүнә дә борылды, алар күзгз –күз очраштылар.Зәйтүнә Габдулланы аермачык күрде. Күзләре шар булып ачылды да ябылмады, ярым ачык иреннәреннән ходаем дигән үзәк өзгеч бер сүз ишетелде.

      Габдулла бу сүзне ишеткәч сикереп торырга теләде, чайкалып китте. Зәйтүнә бөтен көчен җыеп, аңа торырга булышты.

Рәхмәт,сеңлем, - диде егет.
Сез кем буласыз соң?
Мосафир мин. Солдат. Авылыма кайтып барам.

     Габдулла таудан бик акрын төште. Башта ул өйләренә кереп тормаска ниятләде, тик әнкәй ясаган чәйне эчим соң бер дип уйлады. Аптырашкан картлар аны сагаеп, әмма эчке бер җылылык белән каршы алдылар.

     Әйдүк-әйдүк, солдат, - диде Сөләйман. – Аш әзер, тамак ялгап ал.  Юлаучы кыстатмады. Үз өендә кебек ни куйсалар ,шуны ашады. Өстәл янында Зөләйха түзмәде:
Балам, йөргән юлларыңда Габдулла Сөләйманов дигән егетне очратмадыңмы?...Безнең улыбызны?  Мосафир каушап кашыгын өстәлгә куйды:
Габдуллалар очрагандыр, мәгәр Сөләйманов дигәнен күрмәдем. Сыегыз өчен мең рәхмәт, кузгалыйм инде мин, - диде мосафир.
Ак юл сиңа мосафир, - диде бәләкәй яктан Зөләйха.Аның күңеле тыпырчынды,мосафирның буе, тавышы, күзләре кемне хәтерләтә соң ?

Нигәдер алар юлаучыны озата чыкмадылар. Габдулла күпер өстенә менәм дигәндә туктады, борылып килеп, капканы япты. Шулай мәшәләнгәндә аның янына карт бурзай чабып килде, итеген иснәде, күзенә крап койрыгын болгады.”Таныды, таныды!” дип  куанды Габдулланың күңеле. Эткә рәхмәт йөзеннән нидер бирәсе килде. Кесәсеннән сытылып беткән җиләк алды.Этнең арык санын сыйпады, шул чагында аның муенына кемдер килеп сарылды.

Габдулла, бу син бит, бәгърем? Син бит...
Зәйтүнә!...

Тавышка Сөләйман белән Зөләйха йөгереп чыктылар.Юлаучыны кысып кочаклаган Зәйтәнәне күргәч, барысын да аңладылар.

Габдулла, ник дәшмисең? Син бит бу бәгърем! Кайттыңмы? Кайтып җиттеңме? Зәйтүнә бәргәләнә-бәргәләнә елый,сөеклесенә иң кадерле сүзләрен әйтә иде.
Миңа сөенергә ярамый, Зәйтүнә.Сөендермә син мине,Зәйтүнә!        

Категория: Шигърият дөньясында | Добавил: Kifaya (22.02.2016)
Просмотров: 1875 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
avatar