Суббота, 27.04.2024, 05:19
Приветствую Вас Гость | RSS
Сайтка керү
Эзләү
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
                    
                    Татар теле укытучысы Заһирова Кифая сайты

Каталог статей

Главная » Статьи » Сыйныфтан тыш эшчәнлек

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган әдәби кичә.

Максат: Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган әдәби кичә укучыларга шигырьләр, әдәби әсәрләр аша патриотик тәрбия бирү, сугыш чоры кешеләренең җиңүгә булган ышанычын, батырлыгын, рухи ныклыгын аңлату, фронтовик язучы – шагыйрьләр, авылдашларның Бөек Ватан сугышы елларындакүрсәткән батырлыклары, тырыш хезмәтләре белән таныштыру, сугыш һәм тыл ветераннарына олы хөрмәт уяту, кешеләрне хөрмәт итү хисе тәрбияләү.

 

Җиһаз: “Бөек Җиңүгә 70 ел”, 9 май плакатлары, “Алар илгә җиңү алып кайтты”, “Хәтер” һәм башка сугыш турында язылган әдәби китаплардан күргәзмә,интерактив такта, проектор, компьютер.

                                                   Кичә барышы

Алып баручы:  Хәтер.. Ил хәтере, халык хәтере...Тарихта ил һәм халык хәтереннән мәңге җуелмаслык вакыйгалар була. Бөек ватан сугышы беткәнгә 70 ел үтсә дә, ул китергән кайгы-хәсрәт. Ул ясаган яра һәм җәрәрхәт күпләрнең йөрәгендә әле һаман төзәлми, әле дә әрни. Чөнки ул әрнү буыннан буынга күчә, сагыну-юксыну булып, горурлык булып күчә һәм халык хәтеренә әверелә бара.

  Ул хәтер мәйданнарда Мәңгелек ут булып яна, өчпочмаклы хатлар яисә, кара пичәтле шомлы хәбәр булып, музейларда, сандык төпләрендә саклана.

 

 “Таң атканда “ көе  уйнала һәм түбәндәге сүзләр әйтелә:

          “1941 ел, 22 июнь. Ул көнне дә сызылып кына таңнар атты.”

 ( Җәй. 1941 нче елның 22 нче июне. Матур көн . Күңелле музыка яңгырый .  Мәктәптә  “Чыгарылыш кичәсе”.  Укучылар вальс әйләнәләр.   Күңелләр шат.  Йөзләрдә елмаю. Кинәт “Изге сугыш” көе яңгырый. Биюче кызлар. Егеләр урыннарында хәрәкәтсез калалар.

       (бер егет йөгереп керә, бик шомлы тавыш белән): Дусларым...  туктагыз...??!! ...Сугыш... башланган...

     Сәхнәгә кара кием кигән укучылар чыга, аларның киемендә “1941” дигән саннар. Алар бию аша сугыш башлануын хәбәр итәләр. Егет һәм кызларны уратып алалар. Левитан тавышы.

   Кара киемле укучылар читкә китәләр, егет-кызлар пилотка киеп. Алгы планга киләләр.

 

 

Кыз:                           Уйламадык бүгенге бу саубуллашу

                              Күпләр өчен булыр соңгысы дип.

                               Киләчәктә очрашырбыз тагын диеп

                              Берни белми йөргәнбез бит вальс биеп.

                              Ә бу мәлдә илебезгә дошман үткән

                              Аның баскан эзләрендә гөлләр шиңгән.

                               Бөтен дөнья изрәп йоклап яткан таңнан

                               Кара шәүлә кебек шуышып сугыш килгән.

Егет

                         Авылларга кайгы булып килде хәбәр

                         Балаларга кайгы булып керде хәбәр

                         Ямьсез хәбәр,

                         Шомлы хәбәр,

                         Хәтәр хәбәр

Кыз:                        Аяз көндә яшен булып килде хәбәр,

                          Йөрәкләргә шомнар салып килде хәбәр

                         Шыксыз хәбәр

                         Комсыз хәбәр

                          Хәтәр хәбәр

Егет

                     Ил хыялын изәм диеп килде хәбәр

                     Ил гомерен өзәм диеп килде хәбәр

                          Яман хәбәр

                          Кара хәбәр

                          Хәтәр хәбәр

    

  Егет-кызлар арткы планга күчәләр.

 Әкрен генә “Герман көе” уйнала. Кулга кул тотышкан егет һәм кыз, ана  белән ул, ата белән бала чыга.

Кыз: Сиңа атап кулъяулыклар чиктем

          Булсын диеп яшьлек бүләгем.

          Исән генә йөреп сау гына кайт

          Шулдыр, дустым, ихлас теләгем.

Егет: Китәм инде, гөлем яу кырына

          Кулъяулыгың- миңа бүләгең.

          Язмыш мине кайда ташласа да

          Сезнең белән калыр йөрәгем.

      Ана:      Сау бул, улым, читкә оч син,

                    Бәхет яусын юлыңа.

                    Авылың өчен тыныч бул син,

                    Анаң кала урыныңа.

                    Лачын коштай очып,

                    Дошманны ку иленә.

                 

        Яшен ташы булып оч син,

                    Оч син фашист өстенә.    

                  Сәлам хатың килгән саен,

                 Бәйрәм күлмәк киярмен.

                Минем улым батырларча

                 Бурычын үти диярмен.

 

Сәхнәгә монтаж өлешендә катнашучы, солдат киеме кигән  укучылар чыгып баса.  “Солдатлар” җырын башкаралар.

Алып баручы:  22 июнь... Таң атып килә. Гүзәл авыллар, шәһәрләр тыныч йокыда. Әниләрнең җылы куенында, тәмле төшләр күреп нәни сабыйлар изрәп йоклыйлар.

 

 Шул вакытта канга туймас фашист этләре безнең чикне бозып авылларны, шәһәрләрне үлем утына тоттылар. Бөек Ватан сугышы башланды.

 

Берни белми изрәп йоклаган сабыйлар зәңгәр күккә карап хәрәкәтсез калдылар. Зәңгәр күкне канлы корым каплады. Аяусыз сугыш башланды.

 

    1 нче укучы        Егерме ике. Июнь. Кырык бердә...

                                  Җиргә афәт килде ул көнне.

                                 Тарих кәһәрләгән шушы көнне

                                 Мөмкинме соң оныту мөмкинме?

    2 нче укучы        Соңгы тапкыр кичә  көлде дөнья,

                                  Соңгы тапкыр кояш балкыды.

                                  Таң атмады бүген, таң атмады,

                                  Алды җирне сугыш ялкыны.

 

   3  нче укучы        Явыз дошман килә ил өстенә

                                  Ил байлыгын талап җыярга.

                                  Алып килә канлы палачларын

                                  Халкыбызның канын коярга.

 

4  нче укучы      Кара көчләр килә ил өстенә

                             Шәһәр-авылларны яндырып.

                             Газиз аналарны дарга асып,

                             Балаларны ятим калдырып.

 

5  нче укучы           Сугыш килде безгә сорамыйча

                                  Шакымыйча керде ишектән,

                                  Кабатладык шунда тешне кысып:

                                 “Без җиңәргә тиеш ничек тә!”

6 нчы укучы    Сугыш…Нинди авыр,каһәрле ,шомлы сүз бу! Ул ничә  миллион кешенең гомерен өзгән, күпме баланы  ятим иткән, аналарны тол калдырган!

  7 нче укучы     Сугыш…Меңәрләгән шәһәрләр жимерелгән,жир йөзеннән гөрләп торган авыллар юкка чыккан,шау чәчәккә күмелгән бакчалар янып көлгә әйләнгән.

8 нче укучы      Яндырылганның, җимерелгәннең, таланганның исәбе юк. Немец лардан соң бер исән авыл, бер исән шәһәр калмый. Меңнәгән шәһәр һәм поселоклар хәрәбә хәленә китерелә. 700 меңнән артык авыл көлгә әйләндерелә. Ә халкы бөтен ачысын-төчесен татыды. Бик күп кешене Германиягә куалар.

1 нче укучы     Сугыш 1418 көнгә сузыла һәм анда 27 миллионнан артык совет кешесе һәлак була. Бу көн саен 19 мең кеше дигән сүз.

 2 нче укучы        Шушы 4 ел эчендә бик күп бәрелешләр була. Бу – Мәскәү янындагы сугыш, Сталинград өчен, Курск, Днепрны кичү, 900 көнгә сызылган Ленинград блокадасы, Берлин өчен сугыш. Бу бәрелешләрдә безнең ватандашларыбыз да кан коя.

       3 нче укучы     Татарстаннан 560 меңнән артык кеше катнашты, аларның 250 меңнән артыгы кире әйләнеп кайта алмады, сугыш кырларында ятып калды. Дошманга каршы сугышларда күрсәткән батырлыклары өчен 378 дән күбрәк якташыбызга иң югары мактаулы исем – Советлар Союзы Герое исеме бирелде, 29 сугышчы Дан орденының тулы кавалеры булды.

 

4 нче укучы      Сарман районыннан бу сугышта – 9600 сугышчы катнашты. Шуларның  5600 сугыш кырларында  мәңгегә ятып калдылар.   Алар арасында 3 Советлар Союзы Герое бар. Алар:

 

-Зиннәт Хәсәнов(Иске Кәшерав.);

-Нурмый Шәрипов(Казаклар ав.);

-Александр Казаков(Александровка)

 

 

Зиннәт Хәсәнов- 1939 ел көз- Армия сафларына алына. Бөек Ватан       (Иске Кэшер)     сугышы башлангач, үзе теләп лейтенант дәрәҗәсендә                               фронтка китә. Авылга Мәскәү тирәсендәге сугыштан язган бердәнбер    хаты килә. Ул хәбәрсез югала. Соңыннан аның әсирлеккә алынуы,             шагыйрь Муса Җәлилнең көрәштәше булуы ачыклана. 1944 елның 25 авг. Берлиндагы Плетцензе төрмәсендә 11 җәлилче белән бергә җәзалап үтерелә.

Александр Казаков (Александровка) - 1941 ел 26 июньдә сугышка китә. Вязьма, Смоленск       юнәлешендә барган каты сугышларда яралана. Белоруссияне азат итү өчен сугышларда, Днепрны кичкәндә, аның җитәкчелегендәге сугышчылар күп батырлыклар күрсәтәләр. 1950 елда үлә(авариягә очрап).

 

Нурмый Шәрипов- 1943 ел фев. Польшада сугыша. Кукизув авылы янында, беренчеләрдән булып, дошман траншеясына бәреп керә һәм офицерны әсир итә. “Тел” белән кайтканда ике аягыда яралана. Иптәшләрен уттан саклау өчен, соңгы патроннарына кадәр ата,соңыннан  янындагы фашистларны һәм үзен граната белән шартлата.

Ф.Кәрим “Партизан хатыны” Мавлявиева Гүзәл

    

Алып баручы ( кич утыру күренеше) (кызлар кич утыруга чыга, кулларында бәйләм, солдат хатларын укыйлар) 

9 нчы укучы    Безне озаткан сукмакларны

                        Капламасын үләннәр.

                        Яз кайтмасак, көз кайтырбыз,

                        Сез көтегез, сөйгәннәр.       

 

10 нчы солдат.  Кичке атыш тынган минутларда,

                         Әнкәй, сиңа сагынып хат язам.

                         Дары исе сеңгән конвертыма

                         Йөрәгемнең бер бөртеген салам.

 

 

11 нче укучы. “Әти” сүзен әйтеп үсмәдек без,

                         Белмим аннан авыр ни барын?!

                         Боекканда җыелып укый идек

                         Әткәбездән килгән хатларны.

 

12 нче укучы. Бәхетлеләр күреп күзебез янса-

                       Әни безгә андый чакларын

                       Укый иде йөзләр яктырганчы

                       Әткәбездән килгән хатларны.

 

 

 

 

 

Алып баручы . Әйе, сугыш кырындагы хәбәрләрне солдат хатлары аша белдек. Кош теледәй солдат хатлары! Күпме кеше тилмереп көтте аларны! Һәр гаиләгә килгән кайгыны да, шатлыкны да бергә кичерә иде халкыбыз. Кара пичәтле кош теледәй шушы кәгазь кисәге, бәгырьләрне өзеп, күпме авылдашлардан канлы яшь түктерде.

 

 

        (Пәрдә ачыла. Авыл өе. Хатын-кызлар оекбаш бәйләп утыра. Фатыйма бер тәрәзәдән- бер тәрәзәгә карап йөренә.)

              Катнашалар:Ана,Фатыйма, күрше хатыны   - Хәдичә, хат ташучы кыз

 

Х-ә: Мәргүбә малаеңнан бер дә хәбәр алганыгыз юкмыни соң?

Ана: Юлдан гына бер хат язган иде, шуннан соң бер хәбәр дә булмады. Әнә киленебез дә җанын кая куярга белми, бик кайгыра.

Х-ә: Сугыш бит инде ул Мәргүбәкәем, шулайда бер хәбәр булмый калмас әле.

Ана:  Белмим инде... Әнә, гел күңелсез хәбәрләр генә ишетелә. Яраланган килеш дошман кулында калган солдатлар да бик күп дип сөйлиләр.

Ф-а:  Ул кадәр үк өметсезләнмик әле әнкәй.

Ана:  Үлгәндер инде үлгәндер. Якыннарының күңеленә авыр булмасын дип юри әйтми торганнардыр әле. Менә бу оекбашны да барлык җан җылымны салып улыма дип бәйләдем.

Х-ә: Әйе, без һәрберебез, авылдагы барлык ялгыз калган аналар,улларыбызга һәм фронттагы ирләребезгә оекбаш-бияләйләр бәйләдек. Шушы җан-җылыбызны биреп бәйләгән әйберләр аларга көч-куәт биреп торсын иде.

              

                                            

                (Тыштан ишетелә- Фатыйма апа сезгә Ярулла абыйдан хат бар, иң беренче                                сезгә килдем ) 

                Ф-а:  Әй рәхмәт яугыры. Әнкәй Ярулладан хат бар.

               М-ә: Укы кызым,  тизрәк укы, ниләр язды микән?

    (Фатыйма хат укый) 

«Сагынычлы хат башы, языгыз, әткәй, каршы. Исәнмесез, җандай кадерле булган әти, әни, Фатыймам. сеңелләрем! Сезнең тарафларга газиз углыгыз Ярулладан бик сагынып һәм саргаеп, ялкынлы сәламнәремне багышлап каламын. Шулай ук барча авылдашларга күктәге йолдызлар санынча кайнар сәлам. Хатны ешрак салыгыз. Минем өчен тыныч булыгыз. Хатыгыз буенча сезнең дә соңгы көннәрдәге тормышыгыз белән таныш булдым, бик шатландым .Минем өчен артык көймәгез, әти-әни, әлегә исән-сау, тамак тук, Яхшы, хуш, сау булыгыз. Тиз көннәрдә Гитлер явын туган ил җиреннән мәңгегә каулап чыгарып, шатлык белән туган илдә бергә-бергә яшәүләрне теләп улыгыз Ярулла. 13.3.44 г.».

 

Кич утыручылар сөйли

“Бияләйләр, оекбашлар бәйлим

Балам сиңа озын кичләрдә.

Бик сагындык сине, тиз кайт инде,

Я юатчы кереп төшләргә”.

 

Улы тавышы ишетелә. Арттан солдат киемендә 1 малай килә. Кич утыручылар аны күрми, күз алдына килгән кебек кенә була.

 

М.Җәлил “Ышанма” Якупова Гөлшат

Алып баручы

Бер кайтырбыз диеп киткән юлдан

Китсәләр дә, алар кайтмады.

Алар өчен бары җилләр генә

Ачып-ябып йөри капканы.

 

 

 Э.Губайдуллина “ Син кайтмадың”

Ут сүнә, берничә минуттан соң яна. Сәхнәдә кулына кылыч тоткан солдат һәйкәле. Таякка таянган, кулына чәчәкләр тоткан карчык боек кына һәйкәл янына килә.

 

Ана (карчык). Исәнме, улым, менә мин яңадан синең яныңда. Салкын түгелме, балакаем?

 

Улы (һәйкәл). Юк, әнкәем, салкынның ни икәнен мин белмим. Миңа беркайчан да салкын түгел.

 

     Ана. Нигә үзеңне сакламадың, улым? Хәтерлисеңме: «Ән­кәем, Берлинны гына алыйк та, алтыбыз алты яктан кайтып керербез, — дигән идең. — Әнкәй, син беребездән  беребезгә кунакка гына йөрерсең, йөзгә кадәр яшәрбез», — дип язган идең?

      У л ы. Әйткән сүзләрем һәрвакыт йөрәк түрендә, әнкәем. Әмма башкача мөмкин булмады…Дошман белән көрәш аяусыз булды.

 Картлык көнеңдә ничек яшисең соң, әнкәй?

 

Ана. Барысы да җитеш, улым. Сугыштан исән кайткан ике абыең бик кадерләп кунактан кунакка гына йөртәләр. Оныкларым санап бетерер­лек түгел.

 У л ы. Сине яраталармы соң алар, әнкәй?

 

Ана. Яраталар, бик тә яраталар. Берсеннән дә авыр сүз ишеткәнем юк, әби дип үлеп торалар.Алар янында сез дә булсагыз, куанычымның иге-чиге булмас иде. Бәлки, мине тиз генә танымагансыңдыр да, балам?

 

У л ы. Таныдым, әллә кайлардан таныдым, әнкәем, күз ну­рым. Әгәр мөмкин булса, мин сине кочагыма алыр идем. Әмма минем кулларым, инде үзем дә —тимердән. Димәк, мәңгелек, әнкәем.

 

Ана. Йөрәк түремдә 9 ай буе йөрткән, күкрәк сөтемне имезеп үстергән баланы югалтуы ай-һай авыр шул, улым.

 

Улы. Шулайдыр, әнкәй! Ләкин син сөен! Без бит Ватан өчен, бүгенге шушы тыныч көннәр өчен һәлак булдык. Тез чүгеп, кол булып яшәсәң, бу дөньяның ни рәхәте булыр иде?

 Ана. Шулай, улым, дөрес әйтәсең! (Ана чәчәкләрне куя.)

 

Алып баручы:    Кичерегез безне, хәбәрсез югалганнар! Вакытында һәркайсыгызны барлап, исемнәрегезне дан-шөһрәткә күммәгән өчен, ялгыз картаналарга,балаларга, тол калган  хатыннарыгызга вакытында ярдәм кулы сузмаган өчен кичерегез безне, хәбәрсез югалганнар! 

Җыр: Б.Рүзилә “Хәбәрсез югалганнар”

Алып баручы:   Бер кайтмасак, бер кайтырбыз дип китсәләр дә, күпме авылдашларыбыз туган туфрагын күрү бәхетенә ирешә алма­ды. Алар еракта мәңгелек йокыга талдылар. Туган җирләре өчен башларын салган бу батырларны онытырга безнең ха­кыбыз юк, һәрберебезнең күңелендә алар мәңге саклансын! Ә хәзер, чит-ят җирләрдә мәңгелеккә ятып калганнарның якты истәлегенә бер минутлык тынлык игълан итәбез   

 

9 нчы укучы                  Искә ала бүген Ватаныбыз

                              Шаулап үткән көрәш елларын.

                              Данлый, зурлый һәм хөрмәтли

                            Курку белмәс батыр улларын.

 

             10 нчы укучы        Җиңү көне, күктән күзем алмыйм,

                     Күгәрченнәр уйный очынып,

                   Зәңгәр күктә ап-ак канатлары

                  Көмеш кебек китә чагылып.

         11 нче укучы.        Җиңү көне җиңел бирелмәде,

                                 Җыр җырланмый шөһрәт-дан өчен.

                                 Йөрәк җылый һәрбер солдат өчен,

                                 Егермеләп миллион җан өчен.

                                Яңгыра җыр, тыйнак илем өчен,

                                Рәхмәт, Ватан, җиңдең, талпындың.

                                Яңгыра, җыр, горурлыгы булып халкымның.

                   Җыр: “Җиңү көне”

12 нче укучы. Әй, сез, сугыш уты кабызучылар!

                       Ишетәсезме? Без сезгә дәшәбез!

                       Сугыш ялкыны безнең дөньяны

                       Чолгап алмасын яңадан.

                       Җир йөзе балаларның

                       Тынмасын көлүеннән.

2 нче укучы. Дәшәбез  сезгә, өлкәннәр,

                       Без – дөнья балалары!

                       Балаларның сарылары,

                       Аклары, каралары.

3 нче укучы. Сез “чәчәкләр”, дисез безне.

                       Чәчәкләр сулмасыннар.

                       Җир йөзендә бәхетсезләр,

                       Ятимнәр булмасыннар!

4 нче укучы. Кояшлы булырга тиеш

                       Безнең һәрбер иртәбез.

                       Без сездән Тынычлык белән

                       Бәхет таләп итәбез.

 

Алып баручы:     Сугышка киткәннәрнең күбесе кире әйләнеп кайта алмаган. Бары тик авылыбыз уртасында куелган һәйкәлдәге ташка язылган исемнәре генә, әйтерсең «Без сезнең өчен, Ватаныбыз өчен сугыш кырында ятып калдык. Безне онытмагыз», дияләр кебек. Әйе, без аларны һич бер вакытта да онытырга тиеш түгел. Аларның сугыштан исән-сау кайтканнары да, сугышта алган яраларына чыдый алмыйчан, безнең арадан китеп бардылар. Без аларның батырлыкларын онытырга тиеш түгел.

Рәхмәт сезгә исән калганнар,

Мәңге хәтердә Һәлак булганнар.

        Бүген бездә балачаклары сугыш елларына туры килгән тыл ветераннары – сугыш чоры балалары.Әйдәгез, аларның балачак хатирәләрен тыңлап үтик. (Сүз тыл ветераннарына бирелә)        

    Җыр : Сәгъдәтова Дания

 

Категория: Сыйныфтан тыш эшчәнлек | Добавил: Kifaya (22.02.2016)
Просмотров: 6156 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
avatar