Пятница, 19.04.2024, 09:06
Приветствую Вас Гость | RSS
Сайтка керү
Эзләү
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
                    
                    Татар теле укытучысы Заһирова Кифая сайты

Каталог статей

Главная » Статьи » Сыйныфтан тыш эшчәнлек

Г.Тукайның 130 еллыгына багышланган чара.

     Милләтебезнең  йөзек кашы, даны дөньның бөтен кыйтгаларына таралган бөек шагыйребез Габдулла Тукайның  130 еллык  юбилеена багышлнган әдәби-музыкаль кичә

Төзүче : МБББУ”Сарман гимназиясе”нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Заһирова Кифая Әхсән кызы

 

         Кыя тау никадәр биек булса, аның зурлыгын, мәһабәт матурлыгын тулырак күрү өчен шулкадәр читкәрәк, ераккарак китеп карарга кирәк була. Г.Тукай – татарның xx гасыр рухи тормышының , мәдәни дөньясының әнә шундый биек тау башы. Шагыйрь яшәгән  еллардан ераклашкан саен, аның иҗатының бөеклеге, асыл мәгънәсе тагын  да тирәнрәк ачыла бара.  Чын шагыйрьләр үлемсез булалар.  Даһиларның  гомере халык хәтере белән исәпләнә.  Тукай бүген дә әдәбиятыбызның алгы сафында баруын дәвам итә.

             Юк үлмәде   Тукай! Халык исән –

          Алмаш буын килә буыннарга.

          Һәрберсендә синең аваз яши,

          Даһилыгың ирешер гасырларга.  

 

Алып баручы: Исәнмесез хөрмәтле укытучылар,  кадерле  балалар!  Бүген без              сезнең белән  сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның тормышы һәм

                       иҗаты турындагы белемнәребезне сынау өчен ,

                        “Тамчы –шоу” уенына җыелдык.

             Хәзер әйдәгез бәйгедә катнашучыларны сәхнәгә чакырыйк.

 Рәхим итегез! (командалар сәхнәгә күтәрелә).

 

                Командалар әзерләнгән арада сүзне 5 нче сыйныф укучыларына бирәбез. Алар безгә Тукай шигырьләрен сөйлиләр.

        

             Беренче тур Габдулла Тукайның тормыш юлына багышлана.

Габдулла кем гаиләсендә дөньяга килә?
Әтисе Габдулла  күпмелек вакытта үлеп киткән? 
Әнисе кабаттан кайсы авыл мулласына кияүгә чыга? 
“Минем дөньяга  иң элек күзем ачылган урын”-дип Тукай кайсы авылны атый?
Кадалмас әле килмешәк!” дигән сүзләрне Тукайга кем тарафыннан ишетергә туры килгән?
“Үги әбинең 6 күгәрчене эчендә мин бер чәүкә идем” дигән юллар Тукайның кайдагы тормышы турында сөйли?

7.Ямщик Габдулланы асрамага бирү өчен нинди базарга алып килә?

8.Казанда Габдулланы кем асрамага ала?

9.Иң беренче белемне Габдулла кайда ала?

10.Сабантуй бәйрәмен беренче тапкыр кайсы авылда күрә?

11. Бабасы кем исемле була?

12. Кырлайдагы  әти- әнисенең исеме?

13.Габдулланы Җаекка алып киткән кешенең исеме?

14. Җаек шәһәренә нинди транспортка утырып китә?

15Тукай ничәнче елда вафат була?

16 Әнисе вафат булганда Габдуллага ничә яшь була?

17.Тукай дөньяга килгән авыл.

    18 Шагыйрь яшәгән еллар.

19. Җаек шәһәренә Габдулланы кем эзләтеп алдыра?

20. Габдулла Тукай укыган Җаек шәһәре мәдрәсәсенең исеме .

21. Тукайга тормыш юлында өч Газизә очрый. Алар кемнәр?

22 . Тукай вафат булган ай.

23. Җаек мәдрәсәсендә Габдулла үз итмәгән хәлфәнең исеме.

24. Казан шәһәрендә нинди кунакханәләрдә яшәгән?

      25.Җаек мәдрәсәсендә дәрес әзерләмәгән шәкертләргә Шәпеш хәлфә нинди җәза бирдерә торган була?

      26.”Мотыйгия” мәдрәсәсендә Габдулла бер күрүдә үк ошаткан хәлфәнең исеме.

      27.Габдуллага рус теленнән белем биргән укытучының исеме.

      28. Җаек шәһәрендә  Г.Тукай ничә ел яши?

      29. Вафат булганда Габдуллага ничә яшь була?

       30 Гомеренең соңгы көннәрен кайда үткәрә.    

          Уеныбызның беренче туры тәмам. Хөкемдарлар нәтиҗә чыгарган арада без 6 нчы сыйныф укучыларын сәхнәгә чакырабыз.

                  Икенче тур Габдулла Тукайның иҗатына багышлана.

          Сораулар командаларга чират буенча бирелә.

1.Г.Тукайның “Печән базары , яхуд Яңа Кисекбаш”  әсәренең жанры.

2.”Туган авыл” шигыренә көйне кем иҗат иткән?

3. Ул нинди автобиографик әсәр язган?

4. Тукайның матбугатта басылып чыккан беренче әсәре.

5. Г.Тукайның “Печән базары , яхуд Яңа Кисекбаш”  поэмасындагы вакыйгалар печән базарының кайсы өлешендә бара?

6.Тукайның Кисекбашы хаҗга ничә тапкыр барган?

7.Абыйсы белән бергәләп кара җирне ертып йөргән малай турында кайсы шигырендә яза?

8.Кайсы әсәрендә бүре башы унике?

9.Төркиягә куган депутаталарга җавап итеп язган шигыренең исеме.

10. “Шүрәле” балетын иҗат иткән композиторның исемен атагыз.

11. Кайсы  шигырьләренә көй язылган?

12. Тукай чыгарган сатирик  журналның исеме?

13. Тукайның үзен һәм аның геройларын   күпләп иҗат иткән рәссам?

 14. Әдәбиятта һәм сәнгатьтә Тукай исеме мәңгеләштерелгәнме?

15.   Шагыйрь исемендәге премия кемгә, кайчаннан һәм ни өчен бирелә?  

           Икенче тур тәмам. Өченче тур башланганчы, без сәхнәгә 7 нче сыйныф укучыларын чакырабыз.

              Өченче турда  капитаннар көч сынаша.

Капитаннар Тукайның әсәрләрен саныйлар. Берсен берсе кабатламаска тиеш.

              Дүртенче тур. Командалар , хәзер экранда рәсемнәр чыга . Сез аларны игътибар белән карагыз.  Сорау. Экрандагы рәсемнәрнең кайсы Тукай белән бәйле түгел? Тукайга кагылган рәсемнәр нәрсә хакында сөйли?

                              

                Бишенче тур. Сорыкортларга сүзеннән кайсы команда күпме сүз ясый ала?

                 Ниһаять, уеныбыз тәмам. Хөкемдарлар нәтиҗә чыгарган арада без җыр тыңлап үтәрбез. Сүзне Ләйсән Миннәхмәтовага бирәбез.

   Татар күңеле ниләр сизгәнен өзеп-өзеп кенә әйтеп бирә торган, милли көйләребез белән рухланып иҗат иткән бөек Тукаебызның гомере бик кыска, ә язмышы бик аяныч булган , тормышы исә мәңгелеек булсын.

 

Категория: Сыйныфтан тыш эшчәнлек | Добавил: Kifaya (22.02.2016)
Просмотров: 3072 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
avatar