Пятница, 29.03.2024, 18:19
Приветствую Вас Гость | RSS
Сайтка керү
Эзләү
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
                    
                    Татар теле укытучысы Заһирова Кифая сайты

Каталог статей

Главная » Статьи » Сыйныфтан тыш эшчәнлек

В.Хәйруллинаның юбилей кичәсенә багышланган чара.

Бәхет эзләп чит илләргә,

Чит җирләргә бармадым.

Син мине бәхетле иттең,

Рәхмәт сиңа ,Сарманым!

В. Хәйруллина

 Сарманыбызның йөзек кашы,танылгант шагыйрәбез Вәсимә Хәйруллинаның 70 яшьлек юбилеена багышлнган әдәби-музыкаль кичә

Төзүче : МБББУ”Сарман гимназиясе”нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Заһирова Кифая Әхсән кызы

         Күргәзмәгә авторның портреты, китаплары, гәҗит-журнал битләреннән аның иҗатына багышланган мәкаләләр куелды. Залда Вәсимә Хәйруллинаның "Чәчәк саен бер кояш”, "Чәчәкле төш”, "Көмеш балдак”, "Тылсымлы таяк” дип исемләнгән китап материаллары куелды. В.Хәйруллинаның тормыш юлын һәм иҗатын чагылдырган презентация.

         (Залның түренә "Табышмаклы апа”.)

1а.б.               Исәнмесез, саумысыз,

                 Шикәрме сез, балмы сез?

                 Тормышыгыз кайсы катта.

                 Ярлымы сез, баймы сез?   

2а.б.  

                     Юньле эш кыласызмы,

               Догалар кыласызмы?

               Авыр чакта Кеше булып,

               Шәфкатьле каласызмы?      

 

1а.б.        Исән-сау булыйк әле,

                Догалар кылыйк әле.

                Кеше булып киләчәккә

                Ышанып калыйк әле.

2а.б.    Һәркем булсын бәхетле,

            Тормышы бәрәкәтле.

            Байлыгы катлы-катлы,

            Күңелдән башка хәтле!  

1а.б. Хәерле көн, хөрмәтле укытучылар, укучылар, килгән кунаклар.

2а.б. Бүген бездә бәйрәм. Районыбызның йөзек кашы,Чураш авылында яшәп иҗат итүче танылган шагыйрәбез Вәсимә апа  Хәйруллинаның юбилей кичәсе.

(берәр әйбер өстисе)

1а.б.  Авылымның талларыннан

           Сандугач моңы тама.

           Һәр чәчәгенең  өстендә

           Нәни кояәлар яна.

2а.б.   Көмеш кыңгырау шикелле

           Чишмәләрнең чыңлавы.

           Күңелемдә тирбәләләр

           Авылымның җырлары.   

1а.б. Сарман ягы үзенең матур табигате белән дә, якты йөзле, эшчән кешеләре белән дә  шигъри юлларга кереп, җырларда җырлана. Вәсимә апа  Хәйруллина  үз туган авылының матурлыгын да җырга салган. Хәзер сүзне Вәсимә апаның  иҗатташ дусты, үзешчән композитор Гөлнара Якуповага бирәбез . (“Чурашым”  җыр)

2а.б. Сарман ягы татар әдәбиятына һәм сәнгатенә бик күп күренекле шәхесләрне биргән. Әллә һавасы, әллә Минзәлә суы шулай шифалы: бу як кешеләре нечкә күңелле,шигъри җанлы.

1а.б.  Бүгенге көндә Сарман якларыннан 15 ләп шагыйрь һәм прозаик усеп чыкты. Бу кадәр язучыны әлегә Арчадан кала республикабызның бер генә төбәге дә бирә алганы юк. Шулар арасында балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә матур-матур шигырьләр ижат итүче хөрмәтле кешебез  Вәсимә апа да бар.

Кечкенәләрне бигрәк ярата ,ахрысы ,шагыйрәбез. Кайсы гына китабын алсак та алар өчен язылган  матур-матур шигырьләргә тап буласың. Сүзне нәниләргә бирәбез.

 (шигырь сөйлиләр, 3Б нче укучылары башкаруында җыр, Гимадеева Ләйсән җыр)

2а.б. 1943 елның 28 октябрендә Гөлҗиһан апа белән Лотфулла абый гаиләсендә Вәсимә апа беренче бала булып дөньяга килә. Бала чагы авыр сугыш елларына туры килә аның. . Бу чор балалары тормышның әчесен дә, төчесен дә татыганнар: ул колхозда кош та карый, тирестән кирпеч тә суга, сыер да сава.

1а.б. 1960 елда педагогия училищесына укырга керә.    Карашай-Саклау мәктәбендә эшләгәндә, читтән торып югары белем ала. Шуннан соңгы ярты гасыр балалар һәм мәктәп белән бәйләнгән. Һәрвакыт кешеләр белән аралашу, балалар арасында кайнау иҗат эше белән шөгыльләнергә көч һәм илһам бирә.

2а.б. Вәсимә  апа кечкенә вакыттан ук шигырь яраткан. Ул һәр яфрак, һәр кошчык белән шигъри телдә сөйләшә, табигать һәм тормыш матурлыгын күрә һәм аңлый. Бу матурлыкны шигъри юллар аша җиткерә белә.

(Ранис,Реназ,)

1а.б. Вәсимә апа Хәйруллина 40 елдан артык иҗат эше белән мәшгуль. Уй-кичерешләре, күргән-белгәне, ишеткәннәре җанында, күңелендә әйләнеп йөри-йөри дә шигырь булып дөньяга туа, ягымлы сүзләр булып ак кәгазьгә төшә, телдән-телгә, җырдан-җырга күчеп сәфәргә чыга.

2а.б. Аның шигрьләре җанга үтеп керә, дулкынландыра, тынычландыра, уйландыра. Шигырьләрнең беренче җыентыгы Вәсимә Хәйруллинага 50 яшь тулганда 1992 елда дөнья күрә. "Тәгәрмәчле яңгыр” исемле, үзе әйткәнчә, "коймак калынлыгында” китапчык була.

1а.б. Ә "Чәчәкле төш” исемле икенче китабы дөнья күргәч, ул балаларча куана. Балачак һәм мәктәп тормышы, тарих һәм сәясәт, табигать һәм авыл, хезмәт һәм гаилә – Вәсимә Хәйруллинаның иҗаты колачлаган төп темалар. Шигырьләрне укыганда без аларның геройларын аермачык, үзебезнең арада яшәүче тере кешеләр кебек күз алдына китерәбез. Әйдәгез, шул геройларның кайберләре белән танышыа үтик.

(Ренат,Рәзилә, Аделина,Алинә)

2а.б. Шигырьләренә ул бөтен җанын сала: алар җиңел укылалар һәм хәтердә уелып калалар. Балалар өчен язылганнары өлкәннәргә сабак бирә, зурлар өчен булганнары аларны балачакка алып кайта. "Дуслык таганы” җыентыгына кертелгән шигырьләрнең күпчелеге әнә шундый. Алар бер үк вакытта зурлар өчен дә, балалар өчен дә аңларлык итеп язылган. Сүзне янәдән шигырь сөйләүчеләргә бирәбез.

(Назыйф, Ләйсән,Айсылу )

1а.б. Вәсимә апаның һәр шигыре җырлап тора, әйтерсең көй язар өчен махсус язылганнар. Бәлки шуңадыр да композиторлар аның шигырьләренә битараф кала алмый. Районыбызның үзешчән композиторы Гөлнара Якупова да аның шигырьләренә бик теләп көйләр яза. Әйдәгез, сүзне җырчыларыбызга бирик.

(Зарипова Рузилә “Тылсымлы мизгел”, Губайдуллина “Әнием”)

2а.б. Ә хәзер сүзне юбиляр язучыбыз, бүгенге кичәбезнең хөрмәтле кунагы Вәсимә апа Хәйруллинага бирәбез. Рәхим итегез!

1а.б. Вәсимә Хәйруллинаның теле мәкальгә, табышмакка бик бай. Ә хәзер балалар "Табышмаклы букча” китабыннан табышмак ярышы уздырабыз.

(табышмаклар әйтелә, бүләкләр тапшырыла)

 Мубаракшина Алсу “Яратам” ,җыр

2а.б.          Хөрмәтле Вәсимә апа! Сезнең иҗат чишмәгез сулмасын, саекмасын, тылсымлы шигырьләрегез, хикәяләрегез язылып торсын. Сез бик кирәкле кеше – балалар күңеленә игелеклелек орлыклары салучы, дөньяның матурлыгын аңларга, чын кеше булып  үсәргә өйрәтүче, гамьле, моңлы шагыйрә сез!

 

 

 

  Татар күңеле ниләр сизгәнен өзеп-өзеп кенә әйтеп бирә торган, милли көйләребез белән рухланып иҗат иткән бөек Тукаебызның гомере бик кыска, ә язмышы бик аяныч булган , тормышы исә мәңгелеек булсын.

 

Категория: Сыйныфтан тыш эшчәнлек | Добавил: Kifaya (22.02.2016)
Просмотров: 1100 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
avatar