Суббота, 20.04.2024, 17:41
Приветствую Вас Гость | RSS
Сайтка керү
Эзләү
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
                    
                    Татар теле укытучысы Заһирова Кифая сайты

Каталог статей

Главная » Статьи » Татар теле

татар теленнән БРТ варианты

1 нче вариант

      1) Дөньяда әле кешеләр юк чагында күк йөзе кап-караңгы бушлык булган дип сөйлиләр. 2)Атабыз Адәм, җир йөзендә пәйдә булып, беренче мәртәбә яхшы эш башкарганнан соң, күктә беренче йолдыз кабынган. 3)Адәмнәр дөньяга килә торганнар, яхшылык эшли торганнар, күктә йолдызлар арта барган. 4) Йолдыз никадәр яктырак янса, аның иясе шулкадәр күп  яхшылык кылган булыр.  5)Кеше яманлык эшләгән саен,аның йолдызы тоныклана барыр. 6) Әгәр дә кешенең эшләгән яманлыклары   яхшылыкларын каплап китсә, билгеле, йолдыз бөтенләй сүнә икән.

      7) Аяз кичләрне малайлар җыелганнар да күккә карап йолдызлар барлыйлар икән.

     8) Думпас исемле бер малайның гына йолдызы булмаган . 9) Думпасның  дөньяга туганнан бирле бнр генә кешегә дә, ярма бөртегедәй генә булса да, яхшылык эшләгәне юк икән.

     10) “ Иртәгә минем дә йолдызым яначак! 11) Мин дә яхшылык эшләргә тотынам !”- дип ант иткән Думпас.

      12) Әмма , үч иткәндәй, яхшылык эшләргә җай чыкмаган.

     13) “Их, күршеләрнең чатырлары яна башласын иде дә, мин сүндерсәм иде!” – дип хыяллана икән, ләкин чатырга ут капмаган. 14) Шуннан Думпас , кешеләр күрмәгәндә генә, күршеләренең чатырына ут төрткән, чатыр дөрләп яна башлаган. 15) Ул кешеләр килгәнне генә көтеп торган да, тырышып-тырышып, янгын сүндерергә тотынган. 16) Чатырны уттан саклап калганнар. 17) Думпасны мактаганнар, рәхмәт әйткәннәр.

      18) Кич җиткәч, ул йолдызын эзләргә чыккан, ләкин башка йолдызлар арасында яңа йолдыз күренмәгән.      

 

С2.  “ Иртәгә минем дә йолдызым яначак! Мин дә яхшылык эшләргә тотынам !” Тексттан китерелгән сүзләрнең мәгънәсен анлатып, сочинение языгыз. Фикерләрегезне дәлилләү өчен, тексттан 2 мисал китерегез. Сочинение күләме 70 сүздән дә ким булмаска тиеш.

         

 

А1-А7  биремнәрен үтәгез. Һәр  биремгә  дүрт  төрле җавап бирелгән, аларның берсе генә дөрес.  Дөрес җавапларны  билгеләгез.

A1. Ирен гармониясе күзәтелгән сүзне билгеләгез.

 

   1) йолдыз

   2) якты

   3) яңа

   4) күк

 

A2. Саңгырау  тартыклар гына булган сүзне билгеләгез.

 

  1. йөзе
  2. күктә
  3. иртәгә
  4. ярма

 

A3. Әйтелеше белән язылышы туры килмәгән сүзне билгеләгез.

 

     1) аяз

    2) чатыр

3) кич

4 ) эш

 

A4. Яманлык сүзенең антонимын билгеләгез.

 

  1. тырышлык
  2. юмартлык
  3. яхшылык
  4. мәкерлек

 

A5. Артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатны билгеләгез.  

 

    1)яктырак

    2) яңа

3) кап-караңгы

4) күп

 

A6. Кайтым   юнәлешендәге фигыльне күрсәтегез.

 

  1. чыкмаган
  2. җыелганнар
  3. күренмәгән
  4. күрмәгәндә

 

A7. Калын сүзыклар гына булган сүзне билгеләгез.

 

  1. адәмнәр
  2. пәйда
  3. минем
  4. саен

 

 

 

  1. 9  биремнәрен  текстка нигезләнеп үтәгез. Җавапларны сүзләр яки саннар белән языгыз, кирәк урыннарда өтерләр белән аерыгыз.

 

 

B1. 4-6 җөмләләрдән иялек килешендәге исемне табып язарга.

 

B2. 13-17  нче җөмләләрдә юклык формасындагы ничә фигыль бар?

 

          B3.  15-17 нче җөмләләр арасыннан катнаш кушма җөмләнең номерын яз.

 

B4. Аерымланган рәвеш хәле булган җөмләләрнең санын арта бару тәртибендә язарга.

 

B5. Беренче кызыл юлдагы кушма җөмләләрнең санын языгыз.

 

B6.  6-8 җөмләләрнең кайсысында тиңдәш хәбәрләр бар?

 

B7. 10 нчы җөмләнең грамматик нигезен табып яз.

 

B8. 3 нче җөмлә ничә гади җөмләдән тора?

 

B9. Баш җөмлә белән иярчен җөмлә арасына куелган тыныш билгесенең номерын языгыз.

Шуннан Думпас , (1)кешеләр күрмәгәндә генә, (2)күршеләренең чатырына ут төрткән,(3) чатыр дөрләп яна башлаган.

 

 

 

 

 

 

Категория: Татар теле | Добавил: Kifaya (31.03.2015)
Просмотров: 1589 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
avatar