Вторник, 16.04.2024, 18:34
Приветствую Вас Гость | RSS
Сайтка керү
Эзләү
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
                    
                    Татар теле укытучысы Заһирова Кифая сайты

Каталог статей

Главная » Статьи » Татар теле

Диктант(тест биремле)

7 нче сыйныф өчен. Кышкы ял вакытында

                   1)Кышкы каникулда безне ел саен спорт базасына алып баралар. 2)Безне шефка алган завод базасы ул, шәһәрдән читкә салынган. 3)Әй рәхәт тә була соң урманда чаңгы шуулары! 4)Таулардан ыжгыртып чабып төшүләре дисеңме, баш белән карга кадалулар дисеңме, чаңгы астыннан кар бураннары уйнап калулар дисеңме!5)Чаңгы шуа белмәгән кешегә аның рәхәтен аңлатып торып булмый инде.6) Ә сезнең кышкы урманда тукран тукылдатканны тыңлап торганыгыз бармы?7)Яисә песнәк сайрганны ишеткәнегез? 8)Ә саесканның койрыгы ник шулай озын булганны беләсезме?9)Анысын мин дә белмим.

                   10) Каникуллар җиткәндә, урмандагы спорт базасына барыр көнне без зарыгып көтә башладык.11) Ай, көткәндә вакыт акрын гына уза да соң.12)Андый чак әллә көннәр юри терәлеп торалар инде?13) Шулай да барыр сәгатьләр җитте.14)Автобуска утыртып, безне Аккош күле ягына урманга чаптыртып алып киттеләр. 15)Базага без әле иртүк барып җиттек.16)Чаңгылар алып шуарга чыгып киттек. 17)Шәһәрдә кар пычрак, ә монда ап-ак, очкынланып, җем-җем итеп ята. (И.Газидан ) (147 сүз)

                                                                                                                                                  

        А1-А7 биремнәренең һәрберсендә берсе генә дөрес булган 4 җавап варианты бирелгән. Сайлап алынган җавапларның номерларын языгыз.

А1.Кирәкле сүзләрне куеп языгыз.

1)  Сүзләр үзара ... һәм ... бәйләнештә була. 

2) ...   бәйләнештәге сүзләр тигез хокуклы була.

3) ...   бәйләнештәге сүзләр бер-берсенә буйсынып килә.

4)  ... бәйләнеш сөйләм барлыкка китерә.

А2.Тезүле бәйләнештәге сүзләр булган җөмләне билгеләгез.

1) Бакчада алма, чия, карлыган өлгерде.

2) Укучылар кызыклы китап укыйлар.

3) Абыем әниемә роза(гөлчәчәк) бүләк итте.

А3. Ияртүле бәйләнеш түбәндәге чаралар ярдәмендә барлыкка килә:

1) санау интонациясе, каршы кую интонациясе, тезүче теркәгечләр;

2) санау интонациясе, килеш кушымчасы;

3) килеш кушымчасы, бәйлек, сүз тәртибе.

А4. Сүзтезмәләр булган төркемчәне күрсәтегез.

1) каен җиләге, кыр казы, рәхим итегез;

2) синең өчен, урман аша, илең турында;

3) ил өчен көрәшә, яраткан җыры, тиз йөгерә.

А5.  Әйтү максаты буенча җөмләләр

1) җәенке һәм җыйнак;

2) хикәя, сорау, боерык;

3) бер составлы һәм ике составлы;

4) тулы һәм ким җөмләләргә бүленәләр.

В1-В9 биремнәрен укылган текст нигезендә үтәгез. Җавапларны сүз яки цифрлар белән языгыз.

В1.      1 нче җөмләнең грамматик нигезен табып язып куегыз.

В2.     Беренче абзацтан тиңдәш кисәкле җөмләне табыгыз. Бу җөмләнең тәртип номерын язып куегыз. 

В3      Тексттан тойгылы җөмләләрне табып, арта бару тәртибендә номерларын языгыз.

В4.     Тексттан сорау җөмләләрне табып, арта бару тәртибендә номерларын языгыз.

В5.      Икенче абзацтан кушу  ысулы белән ясалган сүзләрне табып языгыз.

В6.     Тексттан  ымлыклар кергән җөмләнең санын билгеләгез.

В7.    17 нче җөмләдән сүзтезмәләр аерып языгыз.

 

Категория: Татар теле | Добавил: Kifaya (03.04.2015)
Просмотров: 5807 | Комментарии: 1 | Рейтинг: 1.0/1
Всего комментариев: 1
avatar
1 ahmeshin12345 • 10:28, 24.10.2023
Можете скинуть ответы на задания
avatar