Среда, 24.04.2024, 03:18
Приветствую Вас Гость | RSS
Сайтка керү
Эзләү
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
                    
                    Татар теле укытучысы Заһирова Кифая сайты

Каталог статей

Главная » Статьи » Татар теле

Гади җөмлә

Татар теле. 5 сыйныф.

Тема:  Гади җөмлә.

 

Максат: 1) әйтү максаты буенча җөмлә төрләрен актуальләштерү; гади җөмлә турында төшенчә бирү;  анализлау, нәтиҗә ясый белү һәм җавапларны дәлилләп күрсәтә белү күнекмәсен үстерү;  толерантлык тәрбияләүне дәвам итү.

 

Дәрес тибы: яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру дәресе.

 

Җиһазлау:  компьютер, проектор, электрон презентация,  дәреслек (Ч.М.Харисова“Татар теле” 5 сыйныф, Казан, 2012 ел, 68-69 битләр), индивидуаль биремле карточкалар.

 

Дәрес барышы

 

 

Эш этаплары

Этапның эчтәлеге

(педагог тутыра)

1.

Оештыру моменты:

дәреснең бу этабына төп максатны кую; (дәрестәге алдагы эшчәнлек эффектлы булсын өчен укучылар белән нәрсәләр эшләргә кирәк)

дәреснең бу этабында максат һәм бурычларны билгеләү;

дәрес башында укучылар эшчәнлегенең ысулларын күрсәтү, укучыларны уку эшчәнлегенә, дәрес һәм алда өйрәнәчәк темага тиешенчә настрой ясау (классның реаль мөм-кинлекләрен искә алып);

I. Оештыру моменты.

1. Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү.

2. Оештыру моментының төп максаты – балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру. Моның өчен укучылар белән әңгәмә үткәрелә:

− Хәерле иртә, балалар!

− Кәефләрегез әйбәтме?“Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр”, - диләр. Әйдәгез әле, бер-беребезне яңа көн белән котлыйк.

     Укучылар теләкләр тели:

− Яңа көн тынычлык алып килсен!

− Яңа көндә яңа "5"леләр алыйк!

− Әти-әниебезгә ягымлы булыйк!

− Яңа көндә барыбыз да яхшы эшләр генә кылыйк!

2.

Өй эшен тикшерү.

дәреснең бу этабында укучылар алдында куеласы төп максатны билгеләү;

дәреснең бу этабында ирешергә тиешле максат һәм бурычларны билгеләү,

максат һәм бурычларга ирешелмәгән очракта укытучының эш-гамәлләре;

дәреснең бу этабында максат һәм бурычларга ирешү критерийларын күрсәтү

укучылар белән бергәләп оештырылган эшчәнлекнең ысулларын билгеләү;

сорау алу вакытында укучыларның уку активлыгына мотив ясаучы ысулларны күрсәтү;

сорау алу вакытында укучыларның җавапларын бәяләү өчен ысул һәм критерийларны билгеләү.

 

II. Өй эшен тикшерү.

Өй эшен тикшерү моментының төп максаты – укучыларның алдагы дәрестә алган белемнәрен тикшерү, хаталарын төзәтү, яңа теманы үзләштерүгә әзерлек эше алып бару. Моның өчен әңгәмә кулланыла. Яңа темага мотивация тудырыла.

1. Укучылар, өй эшен тикшерик әле. Сезгә әйтү максаты буенча җөмлә төрләрен кабатлап килергә  кушылган иде. (1-2 укучы телдән җавап бирә.)

2. Актуальләштерү.

      – Укучылар, үткән дәреснең темасын искә төшерегез.

– Дәреснең максатын әйтү: Укучылар,дәреснең бу этабында без сезнең белән узган дәрес темасын ничек үзләштерүебезне тикшерербез.Моның өчен һәр группага карточкалар бирелә. Сез бирелгән җөмләләрнең әйтү максаты буенча төрләрен һәм баш кисәкләрен  билгеләгез . Әйдәгез эшкә тотындык!

    Карточкалар белән эш тәмамлангач, укучылар белән әңгәмә уздырыла. Нәтиҗә ясала. Проектор ярдәмендә укчыларның эшләренә нәтиҗә ясала.

3.

Яңа теманы аңлату.

укучыларга дәреснең төп максатын конкрет күрсәтү (дәреснең бу этабында укуылардан нинди нәтиҗә көтелә);

дәреснең бу этабында укытучы үзалдына нинди максат һәм бурычлар куя;

яңа материал буенча үзләштерелергә тиешле төп моментларны әйтү;

яңа теманы аңлату өчен укытучы нинди ысул һәм формалар куллануны күрсәтү;

укучылар белән индивидуаль һәм группаларда эшләүнен төп формаларын һәм ысулларын күрсәтү;

яңа теманы аңлатканда укучыларның игътибарын һәм кызыксынуын билгеләү өчен төп критерийларны тасвирлап күрсәтү;

яңа теманы аңлатканда укучыларның уку активлыгына мотив ясаучы ысулларны күрсәтү;

 

III. Яңа теманы аңлату.

Яңа теманы аңлату моментының төп максаты– гади җөмләне укучылар үзләре аерырлык итеп уку эшчәнлеген оештыру. Моның өчен тактада язылган җөмләләр белән эшләү,  әңгәмә үткәрү, дәреслек белән эшләү кебек эш алымнары аша гади җөмлә белән таныштыру.  

  1. Яңа теманы аңлату өчен, тактада язылган җөмләләр белән эшлибез.

- Төнбоеклар өстенә шап-шоп итеп бакалар сикерә.

- Комлы яр өстендә беренче чәчәкләр дә күренде.

- Урманда җир җиләге пеште, чәчәкләр бал кортларын үзенә тартты.

Укучылар, җөмләләр бер-берсеннән нәрсә белән аерылалар ?  Мондый аермалары булган җөмләләрнең ничек аталуларын белмисезме? Укучыларның җаваплары тыңлана. Әңгәмә корганнан соң, укытучы белән берлектә нәтиҗә ясала. Җөмләләрнең схемасы төзелә.

Укучыларга карточкада язылган җөмләләргә тагын бер кат игътибар итәргә кушыла һәм сораулар бирелә.

2.Укучылар  дәреслектәге 139 нчы күнегүне эшлиләр. Сорауларга җавап биреп , үзләре нәтиҗә ясыйлар.

     Димәк, нинди җөмләгә гади җөмлә дибез инде? Укучылар җавап бирә.

     Укучыларны дәреслекнең 68 нче битендәге кагыйдә белән таныштыру.  

4. Физкультминут.

4.

Ныгыту.

укучылар алдында конкрет уку максатын кую ( дәреснең әлеге этабында укучылар белән нинди нәтиҗәгә ирешергә тиеш);

дәреснең бу этабында ирешергә тиешле максат һәм бурычларны билгеләү;

 яңа теманы ныгыту барышында, укучыларның индивидуаль мөмкинлекләрен искә алып, максатка ирешү ысул һәм формаларын күрсәтү;

укучыларның күпмедер өлеше яңа теманы үзләштермәүне сизеп алган очракта, кулланырга мөмкин булган ысулларны күрсәтү;

IV. Ныгыту.

Ныгыту өлешенең максаты – алган белемнәрне дөрес куллануга ирешү; матур язу, дөрес уку, фикер йөртү, мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен үстерү; дәреслек белән эшләү алымнары кулланыла.

    1.Дәреслек белән эш.

  Укучылар  дәреслектәге 139 нчы күнегүне эшлиләр. Сорауларга җавап биреп , үзләре нәтиҗә ясыйлар

 

V. Бәяләү.

    Дәрестә актив катнашкан, тактада эшләгән укучыларга һәм төркемнәрдә  эшләгән өчен көндәлеккә билгеләр кую.

5.

Өй эше бирү.

- укучылар өчен мөстәкыйль эшенең максатын кую (өй эшен эшләгән вакытта укучылар нәрсәләр эшләргә тиеш)

- өй эшен биргән вакытта укытучы нинди максатка ирешенү күз алдында тота;

- укучыларга өй эшен дөрес һәм нәтиҗәле эшләүнен критерийларын билгеләү һәм күрсәтү

VI. Өй эше бирү.

Өй эше бирү моментының төп максаты – гади җөмләләрне аера белү. Өй эшен биргәндә укытучы укучыларның иҗади күзаллау күнекмәләрен үстерне, сүзлек белән эшләү күнекмәләрен ныгытуны күз алдында тота. Укучыларга өй эшен сайлап алу мөмкинлеге бирелә.

1 . 6-7 гади җөмләдән торган хикәя язып килергә.

  1. Әдәби әсәрдән 5 гади җөмлә язарга.

VII. Йомгаклау

1. Әңгәмә .

- Балалар, кем әйтә ала, без бүген нәрсә үзләштердек?

- Дәрес сезгә ошадымы? Ни өчен?

- Бүген алган белемнәрегезне киләчәктә дөрес кулланырсыз дип ышанып калам. Сау булыгыз!

 

Категория: Татар теле | Добавил: Kifaya (03.04.2015)
Просмотров: 3264 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
avatar