Четверг, 28.03.2024, 12:39
Приветствую Вас Гость | RSS
Сайтка керү
Эзләү
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
                    
                    Татар теле укытучысы Заһирова Кифая сайты

Каталог статей

Главная » Статьи » Татар теле

йомгаклау тесты

1. Татар теле алфавитында ничә хәреф бар? Дөрес җавапны түгәрәк эченә ал.

 1) 33 2) 36 3) 38 4) 39

 

2. Фамилияләр алфавит тәртибендә язылган рәтне билгелә. Дөрес җавапны түгәрәк эченә ал.

1) Исәнбәт, Кутуй, Әгъләмов, Сабитов, Галиев

2) Әгъләмов, Кутуй, Галиев, Сабитов, Исәнбәт

3) Әгъләмов, Галиев, Исәнбәт, Кутуй, Сабитов

4) Кутуй, Исәнбәт, Әгъләмов, Галиев, Сабитов

 

3. һ хәрефе язылырга тиешле сүзне билгелә. Дөрес җавапны түгәрәк эченә ал

. 1) ... айван

2) ... аман

3) ... әбәр 4) ...әрәкәт

 

4. Сыйныфташым сүзендә нинди сүзләр яшеренгән? Сыйныфташым: _________________________________________________________________

 

5. Нечкә сузык авазлардан гына торган рәтне билгелә. Дөрес җавапны түгәрәк эченә ал.

 1) [ә], [ө], [ү], [и], [ң]

2) [ә], [ө], [ү], [и], [э]

3) [ә], [ө], [ү], [ы], [и]

4) [ә], [ө], [ү], [җ], [и]

 

6. Сүзләрнең антонимнарын яз.

 

1) ак -

2) йомшак -

3) озын -

 4) акрын -

 

7. Исем җөмләдә хәбәр булып килгән очракны билгелә. Дөрес җавапны түгәрәк эченә ал.

 1) Фәннең башы – акыл.

2) Әни эштән иртә кайтты.

3) Сабантуйга да озак калмады.

4) Казанлылар туган шәһәрләре белән горурлана.

 

8. Әйтелеше, язылышы бер, мәгънәләре төрле сүзләр ничек атала? Дөрес җавапны түгәрәк эченә ал.

 

1) тамырдаш

2) синоним

3) омоним

4) антоним

 

 

9. Сорау алмашлыгын билгелә. Дөрес җавапны түгәрәк эченә ал.

 

1) ничек

2) аныкы

3) без

 4) теге

 

 

10. Аерып бирелгән сүзләрнең аңлатмаларын укы. Кайсы очракта бу сүзләр баш хәрефтән языла? Шул вариантларны түгәрәк эченә ал.

 

1) Саба – иртәнге саф, йомшак җил.

2) Саба – елга исеме.

3) Чыршы - мәңге яшел ылыслы агач.

4) Чыршы – авыл исеме.

 

 

11. Тамырдаш сүзләр арасында артык сүзне билгелә. Дөрес җавапны түгәрәк эченә ал.

 

1) җирән

2) җирәнсу

3) җирәнләтү

4) җирле

 

 

 

12. Сабакташымны сүзенең төзелеше кайсы рәттә дөрес күрсәтелгән? Дөрес җавапны түгәрәк эченә ал.

 

1) са-бак-та-шым- ны

2) сабак-таш-ы-м-ны

3) сабак-таш-ым-ны

4) сабак-та-шым-ны

 

 

13. Өлкән яшьтәге кешегә карата әйтелә торган гафу үтенү сүзләрен билгелә. Дөрес җавапларны түгәрәк эченә ал.

 

1) Гафу ит!

2) Кичерегез мине!

3) Кичер мине!

4) Гафу итегез!

 

 

14. Җөмләдә астына сызылган сүз нинди сүз төркеменә карый? Биек-биек наратлар, каеннар тын гына утыралар.

 

1) бәйлек

2) кисәкчә

3) теркәгеч

4) рәвеш

 

 

15. Бәйлекләрдән торган рәтне билгелә. Дөрес җавапны түгәрәк эченә ал.

 

1) өчен, белән, турында

2) ләкин, әгәр, чөнки

3) астыннан, янында, каршына

4) кичен, беләк, табан

 

 

16. Исемнәрдә төрләнеш дөрес күрсәтелгән рәтне билгелә. Дөрес җавапны түгәрәк эченә ал.

 

1) килеш, тартым, заман

2) килеш, зат, барлык-юклык

3) килеш, тартым, сан

4) килеш, сан, дәрәҗә

 

 

17. 3 нче зат, берлек сан, иялек килешендәге алмашлыкны тап. Дөрес җавапны түгәрәк эченә ал.

 

1) сиңа

2) миңа

3) аңа

4) аның

 

 

18. Боерык җөмләне тап. Дөрес җавапны түгәрәк эченә ал.

1) Җил сөйләшә беләмени?

2) Болытларга тигән казыклар.

3) Айга тигән кибән бастырыгы.

 4) Һәр тавышны, күңел, язып бар! (Зөлфәт)

 

19. Фикер йөртү тибындагы текстны тулыландыр. о-ө сузыклары кергән сүзләрне язганда, мин болай фикер йөртәм. Башта ___________ искә төшерәм. Аннары сүзләрне ___________ бүләм. Беренче иҗектә ___________, калган иҗекләрдә _________ хәрефләрен язам. Сиңа кирәкле сүзләр: ы,е; кагыйдәне; о,ө; иҗекләргә.

 

20. Иярчен кисәкләре булган җөмләне тап. Дөрес җавапны түгәрәк эченә ал.

 

1) Калку кырда кар ятмый.

2) Ул иң җитеземе?

 3) Балык йөзә.

4) Камил укый.

Категория: Татар теле | Добавил: Kifaya (28.05.2015)
Просмотров: 3068 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
avatar