Четверг, 25.04.2024, 02:23
Приветствую Вас Гость | RSS
Сайтка керү
Эзләү
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
                    
                    Татар теле укытучысы Заһирова Кифая сайты

Каталог статей

Главная » Статьи » Татар теле

Контроль язма эш тексты

      (1) Сабан туен – язның бу шау-шулы, ыгы-зыгылы бəйрəмен – без, малайлар, кар җепшеклəнə башлагач ук көтəргə тотына идек. (2) Менə шəкерт малайлар мəдрəсə белəн ике арада шакы-шокы агач башмак сөйри башлый, укудан кайтышлый, урам тутырып, кар атышалар. (3) Ул чагында инде күз “тышта кала”, күк йөзенə күтəрелеп карасаң, күзлəрең чагыла. (4) Көн уртасында тып-тып түбəдəн тамган көмеш тамчыларда кояш чагылып китə, түбəдəн ватылып төшкəн боз кисəклəренең зыңгылдавында да күптəн үк сагындырган яз авазы яңгырый.

        (5) Иртə белəн чыксаң, тыкрык буендагы сəрви агачында, боргаланып, эшлəки (песнəк) сайрый: “Эшлəки, эшлəки, эшлəмəсəң хаста ки,”– ди.             (6) Җимеш бакчасына, түр тəрəзə каршындагы  милəшкə, шомырт  агачына  кызылтүшлəр килə.

(Г. Бəширов “Туган ягым – яшел бишек”)

“Сабан туен – язның бу шау-шулы, ыгы-зыгылы бəйрəме...” дигән фикерне дәвам итеп, сочинение языгыз.

 

А1. Рәт гармониясе күзәтелмәгән сүзне билгеләгез.

1) көмеш;

2) кызылтүш;

3) кояш;

4) ботакларын.

А2. Яңгырау тартыклар гына булган сүзне билгеләгез.

1) малайлар;

2) песнәк;

3) тәрәзә;

4) яшел.

А3. Әйтелеше белән язылышы туры килмәгән сүзне билгеләгез.

1) миләшкә;

2) кояш;

3) бәйрәм;

4) хикмәт.

А4. Тамыр сүзне билгеләгез.

1) шау-шулы;

2) мәдрәсә;

3) тамчылар;

4) сабан туе.

А5. Аерып бирелгән исемнең килешен билгеләгез. Ул чагында инде күз “тышта кала”, күк йөзенə күтəрелеп карасаң, күзлəрең чагыла.

1) төшем килеше;

2 чыгыш килеше;

3)иялек килеше;

4) баш килеш.

А6.Бирелгән җөмләдә кушма исемне билгеләгез.

Җимеш бакчасына, түр тəрəзə каршындагы  милəшкə, шомырт  агачына  кызылтүшлəр килə..

1) Җимеш бакчасына;

2) кызылтүшлəр;

3) агачына;

4 милəшкə.

А7. Аерып бирелгән сүзнең сүз төркеме ягыннан төрен  билгеләгез. Менə шəкерт малайлар мəдрəсə белəн ике арада шакы-шокы агач башмак сөйри башлый, укудан кайтышлый, урам тутырып, кар атышалар.

1) теркәгеч:

2) кисәкчә;

3) аваз ияртеме;

4) бәйлек

Категория: Татар теле | Добавил: Kifaya (03.04.2015)
Просмотров: 2489 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
avatar