Пятница, 29.03.2024, 14:35
Приветствую Вас Гость | RSS
Сайтка керү
Эзләү
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
                    
                    Татар теле укытучысы Заһирова Кифая сайты

Каталог статей

Главная » Статьи » Татар теле

Кыска изложение язарга өйрәтү

Кыска  изложение  язарга  өйрәтү

Кыска  изложение язу - ул эчтәлекне  сөйләп чыгу  түгел, ул  тыңланган  текст нигезендә яңасын төзү. Укучының  изложениесы   формасы белән кечкенә,  ләкин  бай эчтәлекле , беренче тексттагы информация   кыска һәм гомумиләштереп бирелергә тиеш.   Кыскарту вакытында  укучы  истә тотарга тиеш нәрсә: автор фикере сакланамы,  логик бәйләнеш бармы?  Кыска  изложение  язу өчен эшне  нидән башларга?

Текстны укыйбыз
Төп тема һәм фикерне билгелибез.  Әсәр нәрсә  турында?  Автор ни әйтергә теләгән?
Микротемаларны билгелибез.
Компрессия (кысу )  алымы нигезендә,  тексттагы сүз, сүзтезмә яки аерым җөмләләрне билгеләп чыгабыз.
Төрле алымнар кулланабыз  ( төшереп калдыру,  алыштыру  һәм берләштерү)

   Репетитицияләргә  керештек. Төп кыенлык  шунда  чыкты инде,  егетләр.  Әйткәнемчә,  артистлар аз,   кайберәүләр  икешәр роль  уйный. Ә пьесаны  әзерли  башлагач,  күрәбез:  китап текстында,   урыны-урыны  белән,  әллә ниткән  Пауза  да очрый  бит, әй.  Аптырашта  калдык. Безгә  щунысы ачык: исеменә  караганда,  Пауза  хатын-кыз  булырга  тиеш. Рауза  шикеллерәк. Берәр   түтиме  ул? Кыз  баламы?  Нигә теләсә кем  арасына  килеп керә, ник авыз  ачып  бер сүз  дәшми  үзе?  Мөгалиммебез  дә  кистереп  әйтә  алмады.  Аны  да гаепләрлек  түгел,    бөтен гыйлеме шул газета-журналдан  укыганы гына. Шулай да  безгә  төпле киңәш  бирде. Пауза ролен  мәктәпнең  иң чая малаена тапшырыйк  та, вәссәлам, диде. Кызлар  итеп киендерербез, ерып чыгар, диде...

Өченче пәрдәнең буеннан-буена залда  көлеш  бер дә тынмады, кайчагында  тәрәзә  пыялалары “ зың!” итеп куя иде...  Һәрхәлдә,  без,  авылдашлар пьесаны яраттылар,  дип сөендек.  Тик менә дөнья кубарып көлүнең сәбәбе безнең  осталыкта  түгел, башкада булган икән.  Чибәр  Паузабыз сәхнәдә  тик тормаган булып  чыкты. Сүз дәшәргә  роле кушмагач,  халык  белән аңлашу  өчен Хәниф үз әмәлен тапкан: башта остабикәттәй  булып  күрсәткән,  икенче юлысында кулак Гаптеринең  олы кызы  аяк  өстендә ничек йоклаганны...

Соңыннан  белем якларыбыз  ныгый  төшкәч, Паузаны сәхнәгә чыгармый  башлаганнан  соң  да әле, халык: “Нигә Пауза юк?  Паузаны ник катнаштырмыйсыз?  Әллә чирлиме?” – дип тәңкәгә тиде. Шуна күрә дә Паузаны концертларда катнаштыра торган булдык. Хәнифнең чыгышлары үзенә күрә бер кызык интермедиягә әйләнде. Ә хәзер Хәнифебез – сәнгать белгече,  фәннәр  кандидаты. ( А. Тимергалиннан) 

Сез әдәби текст  укыдыгыз, димәк  әдәби стильдә язылган. 

                       Төп фикер  һәм фикерне билгелибез.  Әсәр нәрсә  турында?  Автор ни әйтергә теләгән?

Икенче  эш: план төзү – микротемаларны билгеләү. Ничә абзац, шулхәтле микротема.

№ абзаца

Микротема

1

Пауза   ролен  мәктәпнең   иң  чая малаена  бирдек.

2

Залдагы көлү   Хәнифнең  уйнавында  икән.

3

Хәнифнең  роле интермедиягә  әйләнде.

Репетитицияләргә  керештек. Төп кыенлык  шунда  чыкты:  артистлар аз. Ә пьесаны  әзерли  башлагач,  күрәбез:  китап текстында  әллә ниткән  Пауза  да очрый.   Безгә  щунысы ачык: исеменә  караганда,  Пауза  хатын-кыз  булырга  тиеш.  Нигә теләсә кем  арасына  килеп керә, ник авыз  ачып  бер сүз  дәшми  үзе? Мөгалиммебез  дә  кистереп  әйтә  алмады, шулай да    киңәш  бирде. Пауза ролен  мәктәпнең  иң чая малаена тапшырыйк, кызлар  итеп киендерербез, ерып чыгар, диде...

Залда  көлеш  бер дә тынмады. Без  авылдашлар пьесаны яраттылар,  дип сөендек.  Тик менә көлүнең сәбәбе башкада булган икән.  Чибәр  Паузабыз сәхнәдә  тик тормаган , сүз дәшәргә  роле кушмагач,  халык  белән аңлашу  өчен  Хәниф  үз әмәлен тапкан.

Соңыннан  белем якларыбыз  ныгый  төшкәч, Паузаны сәхнәгә чыгармый  башлагач,  халык: “Нигә Пауза юк?  Паузаны ник катнаштырмыйсыз? ” – дип тәңкәгә тиде. Шуна күрә дә Паузаны концертларда катнаштыра торган булдык. Хәнифнең чыгышлары кызык интермедиягә әйләнде. Ә хәзер Хәнифебез – сәнгать белгече,  фәннәр  кандидаты.

Категория: Татар теле | Добавил: Kifaya (23.02.2016)
Просмотров: 2601 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
avatar