Четверг, 25.04.2024, 05:13
Приветствую Вас Гость | RSS
Сайтка керү
Эзләү
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
                    
                    Татар теле укытучысы Заһирова Кифая сайты

Каталог статей

Главная » Статьи » Татар теле

олимпиада сораулары

7 нче сыйныфлар  өчен татар теленнән олимпиада сораулары.

 

1. Кайсы төркемдәге сүздә яисә сүзләрдә ъ билгесе языла?

А) дәр...я, интерв...ю

Б) гам...сез, бәгыр...

В) ик...тисад, тәк...сир

Г) вәзгыят..., тә...сир

Д) мәс...әлә, фел...етон

Е) мең...яфрак, өч...яклы

 

2. Кайсы төркемдәге сүздә яисә сүзләрдә ь хәрефе языла?

А) яш...тәш, ниһаят...

Б) әт...кәй, бад...ян

В) мик...дар, ун...еллык

Г) вәг....дә, ар..як

Д) ниг...мәт, шиг...рият

Е) ад...ютант, шәфәк...

 

3. Кайсы сүздә аваз һәм хәреф саны тәңгәл килә?

1) канәгать

2) юаныч

3) зәгыйфьләнү

4) кулъяулык

 

4. Кайсы төркемдә сүзләр әлифба тәртибендә тәкъдим ителгәннәр?

1) абый, дустым, елак, җитте, йолдыз, кәбестә, килделәр, олы

2) абый, дустым, килделәр, кәбестә, елак, йолдыз, җитте, олы

3) абый, дустым, елак, килделәр, кәбестә, йолдыз, олы, җитте

4) абый, җитте, йолдыз, елак, кәбестә, килделәр, олы, дустым

 

5. Сингармонизм законына буйсынмаган сүзне табыгыз.

А) киңәшче

Б) хөрмәтле

В) шәһәрләр

Г) хәер-фатиха

Д) туганнар

Е) әйткәнебезчә

 

6. Хаталы сүз булган рәтне табыгыз.

А) шомырт, кырыгынчы, башлангыч

Б) өтерге, сеңлем, соңгы

В) дөреслек, керем, кысыңкы

Г) көндез, күңелдәгесен, борылыш

Д) төзелеш, арыганлык, беренчеләр

Е) әкрен, кызыксынып, борынгы

7. Кайсы җөмләдә синонимнар бар?

1) Сәгать, зырылдап, торырга кирәклекне искә төшерде, берничә минуттан соң шалтыраган телефон моны кабат искәртте.

2) Без эшкә барганда, ул инде кайта торган иде, без кайтканда – ул ял итә.

3) Бүлмәбез бик зур күренсә дә, бүлмәбез инде, болай уңайлырак.

4) Тугры дуслар сикәлтәле юллар үткәндә дә, турыларында да кирәк.

 

8. Көзге яфрак һәм матур көзге сүзтезмәләрендәге аерып бирелгән берәмлекләр ничек атала?

1) синонимнар

2) омонимнар

3) антонимнар

4) паронимнар

 

9.  Сусыл, моңсу сүзләрендә -сыл һәм -су кушымчалары:

 1) сыйфат дәрәҗәсе ясый;

 2) яңа сүз ясый;

 3) сүзне төрләндерә

10.       Боерык фигыльнең мәгънәсе

 1) эш кушуны, боеруны белдерү;

 2) теләкне, өндәүне, боеруны белдерү;

 3) эш, хәл, хәрәкәтнең булу-булмавын хәбәр итү.

11.       Татар телендә ничә мөстәкыйль сүз төркеме бар?

1)  6;

2)  7;

3)  8;

4)  5.

12.       Синтаксис

1) сүзләр бәйләнешен өйрәнә;

2) җөмләләр бәйләнешен өйрәнә;

3) сөйләм төзелешен (сүзләр һәм җөмләләр бәйләнешен) өйрәнә;

4) сүзтезмәләрне өйрәнә

13.       Сөйләмне оештыруда беренче дәрәҗәдәге рольне

1) хәбәрлекле мөнәсәбәт уйный;

2) төгәлләүле мөнәсәбәт уйный;

3) аныклаулы мөнәсәбәт уйный.

14.        Сүзләр бәйләнеше арасыннан хәбәрлекле мөнәсәбәтне билгеләгез:

1)  хат сиңа;

2)  укыса, сөйләү;

3) шәһәрдә тору;

4) укый торган китап.

15.       Сүзләр  бәйләнеше  арасыннан  ачыклаулы   мөнәсәбәтне  билгеләгез:

1) гүзәлсең син;

2) Тукайның, бөек шагыйрьнең;

3) Кара диңгез;

4) урам буеннан йөрү.

16.        Татар телендә фигыльләрнең ничә юнәлеш формасы бар?

А) 4;

Ә) 5;

Б) 6

     17. Ике төркемдәге сүзләрне үзара бәйләп, сүзтезмәләр төзегез.

     хатны

укырга

тәмле

урамга

басма буйлап

Казанда

Ватанны

бакчадагы

эзләгәнгә

әсәрдән

синеңчә

мамыктай

укымаганга күрә

күп

бүгенгедәй

язу

тору

саклау

уйлау

өзек

хәтердә

табу

бару

йомшак

чәй

җиләк

йөгерү

чыгу

белмәү

сөйләү

 

Категория: Татар теле | Добавил: Kifaya (16.02.2016)
Просмотров: 3159 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
avatar