Четверг, 18.04.2024, 20:02
Приветствую Вас Гость | RSS
Сайтка керү
Эзләү
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
                    
                    Татар теле укытучысы Заһирова Кифая сайты

Каталог статей

Главная » Статьи » Татар теле

татар теленнән БРТ

2 нче вариант  

Балыкларны коткаручылар

1) Көннәрдән бер көнне балыкчылар каргаларны каравылга – балыкларны сакларга куярга булдылар. 2) Кәҗәне кәбестәгә, песине каймакка якын китермәскә икәнлеген һәммәбез дә биш бармагы кебек белә. 3) Ә менә балыкчылар нигәдер каргаларга балыкларны ышанып тапшырдылар. 4) Каян башларына килгән диген?!

5) Кыш көне су асты дөньясында караңгылык, төссезлек хакимлек итә. 6) Кыш ахырларына таба балыклар, авызларын ачып, көчкә-көчкә кыймылдыйлар. 7) Һава җитми, суларга кыен аларга. 8) Боз астында кислород бетеп килә, ә боз өстендә һава керердәй бер ярык-тишек тә юк. 9) Күр дә тор, тиздән балыклар көтүләре белән, мур кыргандай, кырыла башлаячак. 10) Кул кушырып карап торсаң,  балыксыз калуың бар.

11) Менә каргаларның файдасы кайчан тиде.

12) Су астында һава бетә башлагач, балыклар бәке авызына җыелалар да авызларын судан чыгаралар. 13) Моны күреп, төрле-төрле яклардан бәке яннарына каргалар җыела башлый. 14) Балыкчылар балыкларның эшләре хөрти икәнне шуннан беләләр дә инде. 15) Әмма авыз ачып тормыйлар, ломнар, балталар эләктерәләр дә тизрәк балыкларны коткарырга ашыгалар. 16) Су астына чиста саф һава керсен өчен, боз өстендә күп итеп бәкеләр тишәләр. 17) Шулай итеп, каргалар сигналы балыкчыларны дәррәү аякка бастыра. 18) Каргалар да сынатмыйлар, алар да үткен күзле, ышанычлы каравылчылардан бер дә ким түгелләр. 19) Күргәнегезчә, балыклар язмышын ышанып тапшырырга була икән үзләренә.

(Николай Сладков буенча.)

А1. Беренче җөмләдәге сызык куелу очрагына дөрес аңлатманы табыгыз.

1) Исем белән белдерелгән ия белән хәбәр арасына;

2) Аныкланмышы исем белән белдерелгән аныклагыч алдына;

3) Гомумиләштерү сүз алдына куелган;

4) Дөрес җавап бирелмәгән.

А2. 6-9 нчы җөмләләрдән катнаш кушма җөмләне  билгеләгез.

1) Кыш ахырларына таба балыклар, авызларын ачып, көчкә-көчкә кыймылдыйлар.

2) Һава җитми, суларга кыен аларга.

3)  Боз астында кислород бетеп килә, ә боз өстендә һава керердәй бер ярык-тишек тә юк.

4) Күр дә тор, тиздән балыклар көтүләре белән, мур кыргандай, кырыла башлаячак.

А3. 10-13 нче җөмләләрнең кайсысы арткы рәт сузыкларыннан гына торган сүзләрдән төзелгән?

1) Кул кушырып карап торсаң,  балыксыз калуың бар.

2)  Менә каргаларның файдасы кайчан тиде.

3) Су астында һава бетә башлагач, балыклар бәке авызына җыелалар да авызларын судан чыгаралар.

4) Моны күреп, төрле-төрле яклардан бәке яннарына каргалар җыела башлый.

А4. 4нче, 5нче, 7 нче җөмләләр арасыннан аерымланган рәвеш хәле белән катлауландырылганын  табыгыз.

1) Каян башларына килгән диген?!

2) Кыш көне су асты дөньясында караңгылык, төссезлек хакимлек итә.

3) Һава җитми, суларга кыен аларга.

4) Дөрес җавап бирелмәгән.

А5. 11-14 нче җөмләләр арасыннан синтетик иярчен вакыт  җөмләле кушма җөмләне билгеләгез.

1) 14;

2) 13;

3) 12;

4) 11.

А6. 15-18 нче җөмләләр арасыннан синтетик иярчен максат җөмләле кушма җөмләне билгеләгез.

1) Әмма авыз ачып тормыйлар, ломнар, балталар эләктерәләр дә тизрәк балыкларны коткарырга ашыгалар.

2) Су астына чиста саф һава керсен өчен, боз өстендә күп итеп бәкеләр тишәләр.

3) Шулай итеп, каргалар сигналы балыкчыларны дәррәү аякка бастыра.

4) Каргалар да сынатмыйлар, алар да үткен күзле, ышанычлы каравылчылардан бер дә ким түгелләр.

.А7. 15-17 нче җөмләләрнең кайсысында баш килештәге исем белән белдерелгән аергыч бар?

1) Әмма авыз ачып тормыйлар, ломнар, балталар эләктерәләр дә тизрәк балыкларны коткарырга ашыгалар.

2) Су астына чиста саф һава керсен өчен, боз өстендә күп итеп бәкеләр тишәләр.

3) Шулай итеп, каргалар сигналы балыкчыларны дәррәү аякка бастыра.

4) Дөрес җавап бирелмәгән.

 В1-В9    биремнәрен       укылган    текст    нигезендә    үтәгез.    Әлеге биремнәрнең җавабын тиешле урынга сүз яки цифр белән языгыз.

 

В1.     1-5 нче җөмләләрдән ирен гармониясенә буйсынган сүзләрне табып языгыз

В2        2-4 нче җөмләләрдән чагыштырмача озын сузык авазлар гына булган сүзләрне языгыз.

В3.   17-19 нчы җөмләләрдән татар теленә генә хас булган (үзенчәлекле) тартык авазлар кергән сүзләрне язып алыгыз.

В4. Тексттан бик яхшы белү, берни эшләмичә тик тору, шаккатып яки аптырап тормау дигән мәгънәләрне белдергән фразеологизмнар булган җөмләләрнең номерларын языгыз.

В5. 13 нче җөмләдән әйтелеше белән язылышы туры килмәгән сүзләрне табып языгыз.

В6. 18 нче җөмләдән сыйфатларны табып языгыз.

В7. 6, 8, 9 нчы җөмләләрдән рәвешләрне язып алыгыз.    

  1. 16 нчы җөмләдәге сүзтезмәләрне язып куегыз.    
  2. 2, 3, 4 нче җөмләләрдән алмашлыкларны язып алыгыз.    

III. Текст ахырында балыклар язмышын каргаларга ышанып тапшырырга була икән дигән фикер әйтелә. Әйләнә-тирәбездә яшәүче башка кош-корт һәм җанварларның язмышы, аларны саклау һәм бәла-казалардан коткару турында ниләр уйлыйсыз? Шул турыда фикерләрегезне языгыз. Хикәянең күләме 10 җөмләдән дә ким булмасын. (Һәр җөмлә өчен берәр балл куела).

Категория: Татар теле | Добавил: Kifaya (31.03.2015)
Просмотров: 4223 | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
avatar